31 нче декабрь көнне Күкчә авыл клубында "Өлешеңә тигән көмешең" дип исемләнгән лотерея уены үткәрелде. Сабирҗанов Нияз Нуриман улы һәр елдагыча үзләренең умарталыгының балын бүләккә куйган.
31 декабрь көнне Балыклы авылы мәдәният йорты каршында "Хуш киләсең,Яңа ел!"дигән чара үтте.Әкият геройлары,җыр-бию белән үрелеп барган бәйрәмдә тамашачылар уеннарда да бик теләп катнашты.Алан авыл җирлеге башлыгы Булат Наиль улы һәм Алан жиркәте җитәкчесе Алмаз Хәбир улы авыл халкын Яңа ел белән котлап иң изге теләкләрен җиткерделәр.
31 декабрь көнне Югары Мәтәскә авыл клубының кышкы мәйданчыгында Яңа ел Балмаскарады булып утте. Бәйрәмгә килгән һәр кеше, бәйрәмне күзәтеп кенә калмыйча, уеннарда актив катнаштылар.
Туасы таңнар тыныч булсын.Гомер юлларыбыз шатлык белән тулып торсын һәрчак.Эшләребездә уңышлар юлдаш булсын,күңелләребездәге мәрхәмәтлек бар җиһанны яктыртсын. Гаиләбездә бәхет уты һәрвакыт сүнмичә янып торсын. Яңа еллар белән сезне,киләсе еллар бәхет китерүче еллардан булсын. 31 декабарь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Яңа еллар килсен бәхет алып” дип исемләнгән Яңа ел кичәсе үткәрделәр. Яңа ел кичәсе мәдәният йорты каршшындагы матур итеп бизәлгән чыршы янында үткәрелде. Бу кичә кызыклы-мавыктыргыч уеннар,үзешчәннәр концерты белән үрелеп алып барылды.Тамашачылар һәрбер уенда бик актив катнаштылар .Бәйрәм кичәсенннән авылдашлар,кайткан кунаклар һәркайсы күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.
Бу көннәрдә күпләр бүләкләр әзерли, якыннарын куандыра. Шул уңайдан, 31нче декабрь кичендә Баландыш авылы мәдәният йортында лотерея уены оештырылды. Бәйрәм күңелле уеннар, җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Бирегә килгән беркем дә буш кул белән китмәде😊
2022 елның 1 гыйнвар көнендә Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Гәлиәхмәтов Гәбделхәмит Гәлиәхмәт улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Гәбделхәмит абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.
Сезне ихлас күңелдән Яңа – 2022 ел белән тәбрик итәм! Яңа ел безгә, яңа тойгылар, яңа омтылышлар, яңа хыяллар алып килә. Үткән белән киләчәкне тоташтыручы могҗизалы Яңа ел төне күңелләргә шатлык нуры сипсен, куанычлар бүләк итсен. Яңа елның тәүге иртәсе яңа өметхыялларга юл ачсын, изге максатларга ирештерсен. Яңадан-яңа уңышлар, күркәм башлангычлар, якты казанышлар насыйп булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга озак елларга җитәрлек саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, рухи ныклык телим.
Хәйрия сүзе игелек кылуны аңлата, ягъни тормышта кемне дә булса бәхетлерәк итү. 5 ел дәвамында «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белән тыгыз хезмәттәшлектә «Альпари» хәйрия фонды эшли. Ул мөмкинлекләре чикләнгән һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтә. Балалар өчен иң яраткан һәм көтеп алынган чара - «Кыш бабайга хат» акциясе. Узып баручы елда әлеге акциядә 15 бала катнашты. Бүгенге көндә барлык балалар да теләгән бүләкләрен һәм тәм-томнар алдылар.
29 нчы декабрь көнне "Родник" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында 2021 нче елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең отчет җыелышы булып узды.
2021 нче елның 29 нчы декабрендә «Батыр» спорт комплексында 2013-2014 нче елгы, 2011-2012 нче елгы, 2008-2010 нче елгы, 2006-2007 нче елгы укучылар арасында өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышларны ачу тантанасында Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С. Гыйниятуллин катнашты.