04 декабрь көнне Арча шәһәрендә 2004-2005 нче елда туган егетләр арасында көрәш буенча Локманов Аглям призына Арча муниципаль районы беренчелеге булып узды. Әлеге ярышта тренер Шәмсетдинов Райнур җитәкчелегендә безнең “Теләче” спорт мәктәбе көрәшчеләре дә чыгыш ясады.
Коррупция - хәзерге заман җәмгыятенең иң кискен проблемаларының берсе булып тора. Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә бүгенге көндә зур игътибар бирелә. Укучыларның игътибарын коррупция проблемасына җәлеп итү максатында, 7 декабрьдә Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Әдәби геройлар ришвәткә каршы” дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде. Укучыларга танышу өчен вакытлы матбугат чараларыннан мәкаләләр, әдәби әсәрләр тәкъдим ителде, аларда коррупция темасы, бу күренешкә каршы көрәш чаралары, закон бозган кешеләргә нинди җәза янавы турында сөйләнде.
Ришвәтчелек хәзерге көндә илебездәге иң кискен проблемаларның берсе булып тора. 7 нче декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре катнашында “Ришвәтчелеккә без “ЮК” дибез!" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.
3 декабрь – Инвалидлар көне уңаеннан Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә инвалидларның өйләрендә булып “Мәрхәмәтлелеккә чикләр юк” исемле әдәби сәгать үткәрде.
7 декабрь көнне Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре Янгын сүндерү бүлегендә һәм сәүдә нокталарында эшләүче укучыларыбызга яңа китаплар тәкъдим иттеләр.
7 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан олылар арасында Шармыш авылы китапханәчесе "Коррупция юк!" социологик әңгәмә, ә яшь укучылар белән "Без коррупциясез дөнья өчен" дигән әңгәмә үтте. "Коррупцияне туктатыгыз!" исемле буклетлар таратылды. Буклетларда коррупция төшенчәсе, коррупциянең нәтиҗәләре һәм коррупция фактын ачыклаган очракта кая мөрәҗәгать итү турында мәгълүмат тупланды.
Инвалидлар декадасы уңаеннан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре сәламәтлекләре чикле булган авылдашлары белән очрашып, өйләрендә булып, хәлләрен белеп кайттылар.
Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә, Ел саен ул төрле девизлар астында үткәрелә һәм хәзерге вакытта булган мөһим проблемаларны чагылдыра. Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре «Безнең тормыш - безнең кулларда» дигән акция уздырдылар. Акцияне оештыручылар авылдашларына мәгълүмати буклетлар тараттылар.
Яшьләр өчен "Синең тормышың үз кулыңда" дигән әңгәмә үткәрелде.
Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Җәлил укулары” IV Халыкара әдәби бәйгесенең сайлап алу туры узды. Жюри әгъзалары җибәрелгән видеоязмаларны карап бәя бирде. Халыкара әдәби бәйгегә районыбыздан барлыгы 94 эш кабул ителде. Ел саен уздырыла торган әлеге конкурс сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәнүне максат итеп куя. Барлык катнашучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез, алдагы бәйгеләрдә дә актив катнашуыгызны көтеп калабыз!
Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Сандык төбе - сары алтын” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрделәр. Бу чара мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары катнашында үтте. Балалар борынгы көнкүреш әйберләре, аларның кулланышы, элеккеге бизәнү, чиккән әйберләр белән танышты. Укучылар бик игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр.