ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

   17 ноябрь көнне  Теләче үзәк  китапханәсендә “Йөзек кашы” әдәбият-сәнгать иҗат берләшмәсенең оешуына 25 ел тулу уңаеннан “Гомер башым синдә – Теләче” исемле очрашу булып узды.  Берләшмәнең оешуына күз салсак, ул 1996 елның 1 ноябреннән үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Аның оештыручылары Татарстанның атказанган укытучылары Тәнзилә Шәрәфиева, Равил Гәләвиев, Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре Ризидә Дәүлиева, Теләче редакциясе хезмәткәре Фәнил Нигъмәтҗановлар тора.   Бүгенге очращуда Сиринә Гәтиятова, Дамирә Миннебаева, Газинур Әхмәтҗанов, Гөлсинә Кыямова, Суфия Хәсәншина, Айгөл Имамиева, Хаҗинур Нигъмәтҗанов, Язилә Хәйретдинова, Рузалия Газизовалар катнашты. Очрашуда 25 еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалып, видеопрезентация ярдәмендә хатирәләр яңартылды. Берсеннән-берсе талантлы иҗат әһелләре үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклашты.

 

  “Йөзек кашы” иҗатының тулысынча эшчәнлеге белән Теләче үзәк китапханәсенең китап татар.ру сайтында таныша аласыз.

Бүгенге информацион технологияләр алга киткән заманда да китап безнең тормышыбыздагы ролен югалтмады. Алан авылы китапханәсендә 13 ноябрь көнне балалар өчен “Галиҗәнаб китап - тылсымлы көч“ исемле кичә үткәрелде. Кичә барышында китап укуның уңай яклары турында фикер алышулар булды, иҗади конкурслар һәм дидактик уеннар үткәрелде. Укучылыр ”Яңа китап - яңа дус” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, кычкырып укулар оештырылды. Кичә ахырында балаларга китаплар бүләк ителде.

Мәктәп китапханәләре фондын укыту, фәнни-популяр, матур әдәбият белән тулыландыру максатыннан, июль аеннан октябрь аена кадәр «Китапка икенче тормыш бүләк ит» республика хәйрия акциясе үткәрелде. Конкурста районның барлык гомуми белем бирү оешмалары катнашты.

17 ноябрь көнне Бөтенроссия экологик диктант үткәрелде. Баландыш төп  мәктәбе укучылары һәм укытучылары экологик диктантта актив катнаштылар.

16 ноябрь көнне Теләче район мәдәният йорты сәхнәсендә  РФ ның атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айдар Файзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының Дәүләт фольклор музыка ансамбле Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган программа белән чыгыш ясады. Легенда булган бу ансамбльнең һәр чыгышын тамаша кылучылар көчле алкышларга күмделәр. Җыр-бию, проза әсәрләр белән үрелеп барылды. Концерт аягүрә торып алкышлаган тамашачы белән берлектә «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Шул уңайдан Казаклар авыл китапханәсендә “Язучы, шагыйрь Ләбиб Леронга 60 яшь” дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Бу күргәзмәдә аның төрле елларда иҗат ителгән китаплары урын алды. Шулар ярдәмендә китап укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныша алачак.

Чара балалар язучысы, иллюстратор, талантлы рәссам Евгений Иванович Чарушинның 120 еллыгына багышланган иде. Балалар язучының биографиясеннән  табигатькә, хайваннар дөньясына булган мәхәббәте турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр, әдәби уеннар уйнадылар, хикәяләр укыдылар.

Ноябрь аенда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар арасында пожарга каршы профилактика максатында “Иң әйбәт рәсем яки кисеп ябыштыру” исеме астында конкурс булып үтте. Конкурс 3 төрдә, “Мин үзем”, “Мин һәм минем семья” номинациялэрендә үткәрелде. Конкурста барлык балалар бакчасыннан 119 эш тәкъдим ителде. Конкурска нәтиҗә комиссия тарафыннан 17 нче  ноябрь көнне ясалды. Призлы урыннарны Теләченең №1, №2, №3, Сауш, Алан, Иске Җөри, Үзәк, Лесной, Олы Нырсы, Олы Кибәхужа, Шәдке, балалар бакчалары һәм Югары Кибәхуҗа, Баландыш  мәктәпләренең мәктәпкәчә төркем балалары алды. 

 13 ноябрьдә Шармыш авыл китапханәсендә "Почемучки" клубы балалары өчен "Китап геройлары" әдәби һәм уен программасы үткәрелде. Китапханәче балаларның игътибарын "Минем хайваннар турында яраткан китапларым" күргәзмәсенә юнәлтте, анда К.Ушинский, Э.Чарушин, В.Бианки, Б. Житков, М.Пришвин һәм башка язучыларның китаплары тәкъдим ителде.

Россия Федерациясе Граждан кодексының 23 статьясындагы 1 пункты нигезендә граждан, индивидуаль эшкуар буларак дәүләт теркәвенә алынганнан соң, юридик зат оештырмыйча гына, эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә хокуклы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International