4 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында “Халыклар бердәмлек көне” уңаеннан мәдәният йорты директоры китапханэче белән берлектә авыл яшьләре белән “Бердәмлектә – көч” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Бердәмлекнең бүгенге көндә иң актуаль икәнлеге турында әңгәмә корылды.
Чарада авылның яшь кешеләре катнашты: балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, халык җырларын башкардылар. Бу бәйрәмдә безнең халыкның бердәм һәм куәтле халык икәнлеге чагылып торды.
4 ноябрь көнне Айдар авыл мәдәният йорты ел саен үткәрелә торган «Сәнгать төне–2021» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция «Сәнгать берләштерә»девизы астында узды. Бу көнне барлык теләүчеләр дә «Туган ягым халыкларының гореф-гадәтләре» дигән викторинада катнашты, безнең районда яшәүче халыкларның милли кухнясы, кием-салым, бәйрәмнәре һәм сәнгате турында белемнәрен тикшерде һәм «Халыклар дуслыгы-мәдәният дуслыгы»дигән күргәзмәсе белән таныша алды. Сәнгать төне-ул барлык акциядә катнашырга теләүчеләрне берләштерә, дуслаштыра.
Бу көн-илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның традицияләрен дәвам итүнең бер күркәм билгесе.
Шушы бәйрәм уңаеннан Балыклы авылы мәдәният йортында берләшмәгә йорүче балалар белән онлайн рәсем бәйгесе үткәрелде.
Чара Халыклар бердәмлеге көненә туры китерелгән.Акциядә Олы Мәтәскә авылы мәдният хезмәткәрләре дә катнаштылар.Шул уңайдан “Без көчле ,бердәм халык” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. 4 нче ноябрь Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа.Ул тынычлык ,иминлек,бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Халыклар бердәмлеге көне Ватаныбыз иминлеге өчен төрле диндәге,төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйганың кайтавазы булып тора.Алар берләшмәгә йөрүче укучыларга бу көннең ниниди зур бәйрәм булуын аңлаттылар.
Шул унайдан 3 ноябрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче укучылар белән ватсап видеоэлемтәсе ярдәмендә тематик сәгать уздырдылар. Чара өчен һәр балага алдан берәр милләт халкының көнкүреше , милли киеме, гореф-гадәтләре турында өйрәнергә әйтелде. Видеоэлемтә вакытында балалар үзләре өйрәнгән милләт турында башкаларны таныштырдылар. Әлеге чараның максаты төрле милләт халыкларына хөрмәт, дустанә мөнәсәбәт уяту.
Ул безне бердәм булырга,ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә . Бу көн- илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер билгесе. Ул тынычлык,иминлек,бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. 3 нче ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Татулыкка ни җитә” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр. Алар укучыларга бердәм булырга,бер-берсен хөрмәт итәргә кирәклеген аңлаттылар.
Бу көн тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн - илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Без дә бу традицияләрдән читтә калмадык. Караширмә авылы клубында берләшмәгә йөрүче балалар белән шушы бәйрәмне билгелэп үттек. Үзебезнең кулларыбызны төшереп дуслык җепләрен төзедек. Һәрвакытта үзара дус, тату, милләт кешеләре белән бердәм яшәргә кирәклеген аңладылар.
Китапханәче 1612 елгы тарихи вакыйгалар турында, аның истәлегенә Халыкара Бердәмлек көне оештырылганы һәм Россия дәүләтен ныгытудагы мөһимлеге турында сөйләде. «Державы российской орлы» дип исемләнгән видео-презентация күрсәтелде. Катнашучылар борыңгы Россия тарихы рәсемнәр, Минин һәм Пожарский, Александр Невский һәм Россиянең башка милли геройлары белән бик кызыксындылар. "Без бер!" викторинасында катнаштылар. Чарага күргәзмә әзерләнде.
3 ноябрь көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Халыклар бердәмлеге көненә багышланган балалар рәсемнәре конкурсы уздырганнар. Дәреснең максаты-балаларда төрле милләт һәм мәдәниятле кешеләргә толерант караш һәм толерант мөнәсәбәт формалаштыру. Конкурста социаль хезмәт алучылар арасыннан балигъ булмаган балалар, шулай ук мәктәпкәчә балалары һәм хезмәткәрләрнең балалары актив катнашты. Әзер рәсемнәр өй шартларында ата-аналар, мәктәпкәчә учреждениеләрдәге педагоглар белән ясалган иде, соңыннан интернет челтәре ярдәмендә безгә тапшырылды. Аннары белгечләр тарафыннан учреждениенең фойесында әзер рәсемнәр күргәзмәсе оештырылган иде.