ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

"Кечкенэ авылда- зур концерт" проекты кысаларында узган чираттагы концерт буген, Иске Жори авыл жирлегенэ кергэн Карачтау авылында булып узды. Район мэдэният хезмэткэрлэре элеге авыл халкына матур жыр- моннарын булэк иттелэр.

17 август көнне Караширмә авылы мәдәният йорты янында урнашкан спорт мәйданчыгында "Мин спортны яратам" дип исемләнгән футбол ярышы уздырылды. Соңыннан футболның нинди файдалы спорт төре икәне турында сөйләшу алып барылды.

Теләче районында дөньяга килгән һәм бүгенге көндә фидакарь хезмәт, намус белән көн күрүче һәр кеше күңел түрендә газиз туган ягына, туган туфрагына карата иң самими ,иң саф хисләрен кадерләп саклый.

Районыбызда гомер-гомергә җир кешеләре яшәгән. Ипекәйне тир түгеп , хәләл хезмәт кертеп ашаган .Тормышны үз акылы һәм тырышлыгы белән корган.Татары, урысы, керәшене үзара тату яшәгән һәм хәзер дә шулай. Теләче районының административ берәмлек буларак яңадан торгызылуына 30 ел була. Шул уңайдан 17 нче август көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Шигъри тәлгәшләр” дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үткәрделәр. Бу чарада авылыбызның йөзек кашы Фатих Хөснинең, Миннегөл апа Хуҗиәхмәтованың, Рәйсә апа Файзуллинаның шигырьләре укылды.

14 нче августта Ачы мәдәният йорты директоры Султанова Л. И. балалар өчен Екатериновка авылында урнашкан чишмәгә экускурсия үткәрде. Балалар компас һәм карта белән эшләргә өйрәнделәр. Соңыннан балалар өчен табигатьтә сыйлану һәм күңелле уеннар оештырылды. Бәйрәм бик күңелле үтте.

17 август көнне балалар һәм яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасында яшәүче барлык милләт вәкилләренең телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү мөмкинлекләренә сакчыл һәм ихтирамлы караш тәрбияләү максатыннан, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Айдар авыл​ мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Туган тел ул,иң изге тел - шуны белегез!" дип исемләнгән җәйге шигырь укучылар конкурсы оештырдылар.

Теләче урта мәктәбенең  яшь  спортсменнары Заһидуллин Саид и Галимҗанов Рушан,  картинг буенча Кама Аланы поселогында  үткән,  республика ярышларында катнашып кайттылар.  Яшь картингистлар ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар,  5 һәм 6 урыннарны яуладылар. Котлыйбыз, зур уңышлар телибез!

15 август көнне Ачы авыл мәдәният йортында төрле яшьтәге балалар шашка һәм шахмат уеннарында катнаштылар. Әлеге чараның максаты-төрле яшьтәге балаларның интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудыру. Балаларны бу уеннар белэн кызыксынуы бик зур. Уен ахырында балалар татлы призлар алдылар.

13 август көнне Ачы мәдәният йортында хореография буенча «Рус халык биюе» дигән мастер - класс үткәрелде. Мастер-класста "Изюминка" бию коллективы балалары катнашты . Мастер-классны алып баручы район мәдәният йорты хореографы Муллахметова Альбина Илсур кызы рус биюенең барлыкка килү тарихын сөйләде һәм рус биюенең элементларын ничек дөрес итеп башкару турында сөйләде.

Августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелүче Физкультурачылар көне - профессионал спортчыларныкы гына түгел, ә йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышлары белән чын күңелдән сөенә белүчеләр бәйрәме дә. Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Ә бу - хәзерге заманда иң кирәк сыйфатлар.  Шул уңайдан, 14 август көнне, Караширмә мәдәният йортында балалар һәм өлкәннәр белән төрле ярышлар үткәрелде. Ярышларда һәркем актив катнашты. Алга таба да авырмыйча, спорт белән шөгыльләнеп, сәламәтлегебезне кайгыртып яшәргә язсын.

14 август көнне Субаш авылында яшәүчеләр авыл зиратында өмә үткәрделәр, территорияне чүп үләннәреннән чистартылды, зират тирәсендәге  койма буялды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International