Экскурсия вакытында балалар “Әҗәкә" чишмәсендә, " Макса "елгасында һәм" Алагол " болынында булдылар. Балалар төрле күңелле уеннар уйнадылар, китаплар укыдылар, табышмаклар чиштеләр, ял иттеләр. Бу экскурсия ярдәмендә балалар табигатьне саклау мөһимлеге турында тагын бер кат уйландылар. Мондый экскурсияләр оештыру туган як табигатенә һәм су чыганакларына сак караш тәрбияләргә мөмкинлек бирә, ә табигатьнең матурлыгын һәм күптөрлелеген күзәтү балаларда күзәтергә, сорашырга, фикер алышырга, сөйләргә теләк тудыра.
Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында, 17 август көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Туган тел ул, иң изге тел, шуны белегез!” дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрде. Конкурста шигъриятне яратучы, “Тамчы” берләшмәсенә йөрүче һәм җәйге каникулга кайткан балалар катнашты. Конкурс шартлары буенча катнашучыларга шигырьләрне бары тик туган телләрендә генә уку тәкъдим ителде. Игътибар текстны белүгә генә түгел, сәнгатьле укуга да бирелде. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар планетада телләрнең күптөрлелеге, туган тел-халыкның хәтере, тарихы, рухи куәте булуын белделәр. Әлеге чарабыз туган телебезгә мәхәббәт уятучы, татар халкының гимны буларак яңгыраган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Кеше дә гомер башын, туган нигезен чишмә белән тиңләгән. Чыннан да, чишмә гомер, нәсел башы кебек, тибеп чыга да акрын гына челтерәп ага бирә... Күкчә авылы табигатьнең иң гүзәл урынына урнашкан. Авылыбызның күрке булып көмеш сулар бирүче чишмәләребез тора. Элек-электән үк халык чишмәләрне кадерләп-хөрмәтләп тоткан. Аны гел чистартып торган, тирә-ягына агачлар утырткан. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ача. Өченчеләре, җир куеныннан кайнап, ургылып чыга. Безнең балачагыбыз, гүя, шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы безгә олы тормышка юл күрсәтә. "Сабира" чишмәсен берничә ел элек авылдашыбыз, эшмәкәр Хәкимов Хәмит Гәбделхәй улы ярдәме белән яңартылды. Әлеге чишмә суының сафлыгы, тәме һәркемне сокландыра. Аның суын алырга әллә кайлардан киләләр. Иртән иртүк тә, караңгы кичтә дә яныннан кеше өзелми.Чишмә буенда эшләнгән утыргычларда рәхәтләнеп ял итәргә була. Шушындый байлыкны, матурлыкны кадерләп саклыйсы иде! Шушы максаттан китапханә белән берлектә төрле берләшмәләргә йөрүче балалар белән "Табигатьне саклыйк без" дип исемләнгән тәрбияви чара булып үтте. Әлеге чарада балалар "Сабира" чишмәсен төрле чүп- чардан арындырдылар.
Ни өчен? Башка тормышка чуму һәм анда күпмедер вакыт яшәү өчен иң җиңел һәм үтемле ысул бит бу! Ә аннары үз вакытында кире кайтырга һәм үзендә яшәргә һәм чынбарлык белән көрәшергә яңа көчләр табарга. Кинода син тормышыңда беркайчан да очрашмаска мөмкин булган мондый хәлләргә эләгәсең!
Шармаш авыл клубында кинокүрсәтү узды - балалар "Лука" мультипликация фильмын, ә өлкәнрәк тамашачы - "Круэлла" сәнгать фильмын карады.
"Кечкенэ авылда- зур концерт" проекты кысаларында узган чираттагы концерт буген, Иске Жори авыл жирлегенэ кергэн Карачтау авылында булып узды. Район мэдэният хезмэткэрлэре элеге авыл халкына матур жыр- моннарын булэк иттелэр.
17 август көнне Караширмә авылы мәдәният йорты янында урнашкан спорт мәйданчыгында "Мин спортны яратам" дип исемләнгән футбол ярышы уздырылды. Соңыннан футболның нинди файдалы спорт төре икәне турында сөйләшу алып барылды.
Теләче районында дөньяга килгән һәм бүгенге көндә фидакарь хезмәт, намус белән көн күрүче һәр кеше күңел түрендә газиз туган ягына, туган туфрагына карата иң самими ,иң саф хисләрен кадерләп саклый.
Районыбызда гомер-гомергә җир кешеләре яшәгән. Ипекәйне тир түгеп , хәләл хезмәт кертеп ашаган .Тормышны үз акылы һәм тырышлыгы белән корган.Татары, урысы, керәшене үзара тату яшәгән һәм хәзер дә шулай. Теләче районының административ берәмлек буларак яңадан торгызылуына 30 ел була. Шул уңайдан 17 нче август көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Шигъри тәлгәшләр” дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үткәрделәр. Бу чарада авылыбызның йөзек кашы Фатих Хөснинең, Миннегөл апа Хуҗиәхмәтованың, Рәйсә апа Файзуллинаның шигырьләре укылды.
14 нче августта Ачы мәдәният йорты директоры Султанова Л. И. балалар өчен Екатериновка авылында урнашкан чишмәгә экускурсия үткәрде. Балалар компас һәм карта белән эшләргә өйрәнделәр. Соңыннан балалар өчен табигатьтә сыйлану һәм күңелле уеннар оештырылды. Бәйрәм бик күңелле үтте.
17 август көнне балалар һәм яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасында яшәүче барлык милләт вәкилләренең телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү мөмкинлекләренә сакчыл һәм ихтирамлы караш тәрбияләү максатыннан, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Туган тел ул,иң изге тел - шуны белегез!" дип исемләнгән җәйге шигырь укучылар конкурсы оештырдылар.
Теләче урта мәктәбенең яшь спортсменнары Заһидуллин Саид и Галимҗанов Рушан, картинг буенча Кама Аланы поселогында үткән, республика ярышларында катнашып кайттылар. Яшь картингистлар ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар, 5 һәм 6 урыннарны яуладылар. Котлыйбыз, зур уңышлар телибез!