ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

10 нчы сентябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе уздырылды.Диктантны барлыгы 47 кеше (укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар һәм техник хезмәткәрләр) язды. Бу чарада мәктәбебез инде өченче ел рәттән катнаша. “Татарча диктант” татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан үткәрелә.

Балалар өчен бу мөһим вакыйга булды, алар яңа мәгълүматны кызыксынып кабул иттеләр һәм яңа кичерешләр белән бүлештеләр. Экскурсия тәмамланганнан соң балалар белән музейда барыннан да күбрәк нәрсә ошавы турында әңгәмә үткәрелде. Балалар армый - талмый үзләренең хис-кичерешләрен сөйләделәр. Шулай итеп, музейларга экскурсияләр дөньяга яңача карарга ярдәм итә

Балалар спиртлы эчемлекләрнең кеше организмына,бигрәк тә яшь яшьтә зыяны турында мәгълүмат бирделәр. Шулай ук алкогольле бәйлелеккә китерергә мөмкин булган начар гадәтләр һәм хәлләр турында да сөйләнелде. Күргәзмә агитация күрсәтелде, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау үткәрелде. Чара ахырында буклетлар таратылды.

18 нче август көнне Теләче район ял паркында  “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында,  «Чиста булачак " төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештырган экологик бәйрәм белән берлектә, Теләче районы беренче сыйныф укучылары, аларның әти – әниләре, класс җитәкчеләре өчен тантаналы чара үткәрелде.

“Чиста һава сулар өчен, табигатьне сакларга кирәк” исеме астында 18 август көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе экологик викторина үткәрде. Табигатьне яратучы малайлар һәм кызлар викторина сорауларына, табышмакларга җаваплар эзләделәр,  ребуслар һәм кроссвордлар чиштеләр, халык сынамышлары белән таныштылар, табигать турында шигырьләр укыдылар. “Китаплы җәй” исемле күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.

Кем генә яратмый икән үзенең туып-үскән җирен, туган як табигатен! Артык зур булып исәпләнмәсә дә, үзебезнең авылны, аның әкияттәгедәй гүзәл табигатен бик ярата балалар.  Авылыбызның уртасындагы “Сабира чишмәсе”- безнең чын горурлыгыбыз.

18 август  көнне  Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре үзәк паркта   туган якның кадерле төбәк булуы, аның гаҗәеп серле матурлыгы турында әңгәмә үткәрделәр.  Ахырдан укучыларыбыз туган ягыбызның тарихына, якташ язучыларыбызның иҗатына багышланган “Туган төбәгеңне беләсеңме?” исемле викторина сорауларына җаваплар бирделәр.

Бу вакыйгага карата Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә төрле чаралар үткәрелә.  Чираттагысы 17 август көнне “ Шигъри тәлгәшләр”дигән  исем белән үтте.  Чарада укучылар белән “Җәүһәр” клубында йөрүче апалар катнаштылар. Алар районыбызга багышланган шигырьләрне укыдылар.

18 август көнне Казаклар авылы китапханәсенең җәйге уку залында “Әкиятле утыргыч” дип исемләнгән​ чара узды. “Хыялый балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар әкиятләр иленә сәяхәт иттеләр. Алар китапханәче оештырган китап күргәзмәсе​ белән таныштылар, төрле халык әкиятләрен укыдылар, “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр. Шулай ук "Син әкиятләр беләсеңме?" дип исемләнгән викторина сорауларына җаваплар таптылар. ​ Әкиятләр иленә сәяхәт итү балалар күңелендә җылы хисләр калдырды.

Экскурсия вакытында балалар “Әҗәкә" чишмәсендә, " Макса "елгасында һәм" Алагол " болынында булдылар. Балалар төрле күңелле уеннар уйнадылар, китаплар укыдылар, табышмаклар чиштеләр, ял иттеләр. Бу экскурсия ярдәмендә балалар табигатьне саклау мөһимлеге турында тагын бер кат уйландылар. Мондый экскурсияләр оештыру туган як табигатенә һәм су чыганакларына сак караш тәрбияләргә мөмкинлек бирә, ә табигатьнең матурлыгын һәм күптөрлелеген күзәтү балаларда күзәтергә, сорашырга, фикер алышырга, сөйләргә теләк тудыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International