20 апрель көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Шахмат зонасы” ачылды. Бәйрәмдә Теләче муниципаль районы башлыгы Хазипов Н.Н. , район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Д. С., район мәгариф бүлегенең укыту – методик эшләре буенча начальник урынбасары Якупова Л. К., Теләче муниципаль районының өстәмә белем бирүче – Балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәге җитәкчесе Назипов Р.Р., Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Вәлиуллин М. А. катнашты.
Бу көнне Фатих Кәрим, Салих Баттал, Муса Җәлил, Нур Баян, Сибгат Хәким шигырьләре яңгырады, Мөхәммәт Мәһдиев китабыннан өзекләр укылды.
Кичә илләребез тыныч, сугыш афатләре бүтән кабатланмасын иде дигән теләктә тәмамланды.
17 апрель көнне әлеге акциягә Сауш авылы китапханәчесе Сайфутдинова Р.М. дә кушылды. Ул авыл активлары белән бергәлектә мәдәният йорты территориясен чүптән арындырды.
18 апрель көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне һәм чисталык икеайлыгы акциясе уңаеннан авылдашларыбыз истәлегенә салынган һәйкәл тирәсен җыештыруны оештырды.
20 апрель көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында шахмат зонасы ачылды. Бу чарада балаларыбыз килгән кунакларны сәламләделәр. Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Гиниятуллин Д.С., район мәгариф бүлеге укыту – методик эшләре буенча җитәкче урынбасары Якупова Л.К. , районының өстәмә белем бирүче - Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе җитәкчесе Нәҗипов Р.Р. , балалар бакчасы тарихы битләренә кереп калачак бу бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм кунаклар һәм балалар арасында барган шахмат уены белән дәвам итте.
19 нчы апрель көнне Теләче урта мәктәбендә татар теле атналыгы башланып китте. Теләче муниципаль районы якташ язучыларыбыз, шагыйрьләребез турында дәресләр үткәрелде.
20 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә «Янгын турында барысын да беләм һәм аны булдырмыйм» дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде, аның максаты: тормыш куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча белемнәрне пропагандалау; янгын чыгу сәбәпләре белән таныштыру; укучыларның янгын сәбәпләре һәм сәбәпләре турында белемнәрен системалаштыру; укучыларның танып-белү һәм иҗади эшчәнлеген активлаштыру; үз-үзеңне саклау хисе тәрбияләү, экстремаль хәлләрдә үзеңне дөрес тоту, куркыныч янаганда каушап калмау.
Тукай! Бу исем бик җылы булып безнең күңелләргә мәңгелеккә урнашкан. Гомер буе ул безнең йөрәк түребездә идеал булып саклана, сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа. 19 нчы апрель көнне Баландыш төп мәктәбендә “Тукай атналыгы” башланды. Шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле укучылар бәйгесе уздырылды.
17 апрель көнне Менделеевск шәһәрендә 2009-2010 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында тренер Наборщиков В.М. истәлегенә волейбол ярышлары булып узды. Барлыгы 8 команда катнашкан ярышларда "Теләче" спорт мәктәбе данын Олы Мәтәскә, Шәтке урта мәктәбе кызлары яклады һәм 3 урын яулады.
Әкият уйнау сөйләм аппаратын активлаштырырга, сүзлек запасын баетырга, сөйләмнең грамматик төзелешен яхшыртырга, монолог һәм диалог алып бару сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә. Теләченең 2 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр рус телендә әкиятләр сәхнәләштерергә бик яраталар. Алар тәрбияче Ярмиева З. М. белән бергә өстәл, бармак, күләгә һәм башка төр театр уйныйлар. Әле күптән түгел генә “Мишка сакта тора” әкиятен сәхнәләштереп, башка төркем балаларына да күрсәттеләр.