ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 17 апрелендә өстәмә белем бирү педагогы Рамил Расыйп улы Гатиятов җитәкчелегендә 4 кешедән торган балаларны сәламәтләндерү – белем бирү үзәгендә тәрбияләнүче укучылар 2005-2007 елларда туган һәм аннан да өлкәнрәк егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Арча муниципаль районы шәхси-команда беренчелегендә катнаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны алдылар:

1 урын-Губаева Кәримә

 3 урын-Пашин Вячеслав

Балаларның психологик һәм физик үсешендә төп урынны уен алып тора.  Баландыш топ мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә хәрәкәтле уеннарга да төп игътибар бирелә. Алар балаларның хәрәкәтләрен, җитезлекләрен  үстерергә, сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итә. Тәрбиячеләр балалар белән төрле кызыклы уеннар уйныйлар. Дөрес оештырылган уен балага бары тик шатлык хисе өсти

15 апрель  көнне Баландыш төп мәктәбендә авыл җирлегенең җәмәгать тыңлаулары булып узды. Биредә сүз Баландыш авылында яңа төзеләчәк парк хакында булды. Очрашуда катнашучылар үзләренең фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерде. Элеге очрашуда район җитәкчесе Хазипов Н.Н., район башкарма комитеты җитәкчесе Хамидуллин И.Х. катнашты. 

17 апреля 2021  года в спорткомплексе «Батыр» СШ «Тюлячи» совместно с ДООЦ и МЦ «Олимп» провела открытое Первенство Тюлячинского муниципального района по армрестлингу  среди юниоров и юниорок 2004-2006 г.р., мужчин 2003 г.р. и старше на призы Хадиуллина Хакима Канифовича.

Биредә балалар табигать дөньясына сәяхәт кылдылар. Табигатьне саклауда кешенең мөһим роле, Америка галиме Барри Коммонер формалаштырган экология законнары белән таныштылар. Алар күп сорауларга җавап бирделәр, кешенең табигать белән бәйләнешен билгеләделәр, кеше гаебе белән килеп чыккан экологик проблемалар белән таныштылар, шигырьләр укыдылар.

Укучыларның әкиятләр турында белемнәрен системалаштыру, камилләштерү, уй-фикерләү сәләтләрен үстерү максатыннан, 16 нчы апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык”, “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләре белән таныштылар. Әлеге чара ярдәмендә укучыларның логик фикерләү сәләтләре  үстерелде, монологик сөйләмнәре камилләштерелде.

Ә бу без яшәгән йорттан, урамнан һәм авылдан башлана. Димәк, дөньяның экологик проблемаларын хәл итүгә без һәрберебез өлеш кертә ала. Экологик айлык кысаларында без дә укучылар һәм укытучылар белән берлектә мәктәп яны территориясендә өмә үткәрдек.Башлангыч сыйныф укучылары да югары сыйныф укучыларыннан калышмаска теләп эшләделәр.Күз ачып йомганчы территориябез кышкы кар астыннан чыккан чүп-чардан чистарынды. Өмәбезне экологик флешмоб белэн төгәлләдек. Бу өмә беренчесе һәм соңгысы булмас!

Бу көн 1984 нче елның 18 нче апреленнән башлап билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата уңаеннан 16 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучыларга Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышлап салынган һәйкәлләрнең тарихлары хакында таныштыру, һәйкәлләрне саклау, кайгырту, һәр кешенең изге бурычы булуын  аңлату уңаеннан “Һәйкәлләрдә халык хәтере” исемле патриотик сәгать үткәрделәр. Без үткәнебезне белергә, тарихи урыннарны, һәйкәлләрне сакларга тиешбез.

Матбугат әдәби әсәрләрне халыкка җиткерүдә һәм татар язучыларының иҗатын пропагандалауда зур ярдәм булып тора. Аларның төрлесе төрле аудиториягә тәгаенләнеп, үз укучысын табып, татар матбугатын баетуга зур өлеш кертә. 16 апрель көнне яшь буынга үз милләтенә, гореф-гадәтләренә, тарихына карата горурлык хисе тәрбияләү һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән якыннан танышу максатыннан “Сезнең өчен, балалар!” дип исемләнгән таныштыру сәгате узды. Газета—журналлар белән даими танышып бару сөйләм культурасын үстерергә, дөньяга дөрес караш тәрбияләргә, аң-белем дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итүен күздә тотып, балалар белән “Сабантуй”, “Салават күпере” журналлары белән якыннан танышып, кычкырып укулар оештырылды, биремнәр үтәлде.

«У войны не женское лицо…» дип исемләнгән республика проекты кысаларында Шармыш авылы китапханәчесе 16 апрель көнне Шармыш авылының иң өлкән кешесе 93 яшьлек Степанова Екатерина Ивановнаның өендә булды. Очрашу барышында Екатерина Ивановна сугыш һәм сугыштан соңгы авыр ачлык еллары, фронтта һәм тылда һәлак булган туганнары, авылдашлары турында сөйләде. Ул онытылмас сугыш вакытында яшәгән кешеләр өлешенә төшкән авырлыклар турында сөйләде. Фоторәсемнәрдә сурәтләнгән хатирәләре белән уртаклашты. Соңыннан җирдә сугышлар кабатланмасын, һәрвакыт тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә язсын дигән теләктә калды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International