ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

24 нче декабрь көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Кулланучылар хокукын яклау" республикакүләм олимпиадада  катнашып җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы булды.9 нчы сыйныф укучысы  Шайхетдинов Данис олимпиаданың 3 турында да нәтиҗәле катнашып, призер булды. Даниска истәлекле бүләк һәм мактау грамотасын ,олимпиаданың 1,2 нче турында катнашкан укучыларга  махсус бүләкләрне ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлеге җитәкчесе Кадыров Булат Ильдарович тапшырды. Булат Ильдарович укучыларны җиңүләре белән котлады һәм "Кулланучылар хокукын яклау" өлкәсендә белемнәрен тагын да камилләштерүләрен теләде. Бу укучыларны әзерләгән мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы – Бикчантаева Диләрә Мавлютзяновна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт  хатына ия булды.Диләрә Мавлютзяновнаны һәм барлык катнашкан укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!

16 нчы апрель көнне Ф.Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе филиаллары: Ямбулат башлангыч мәктәбендә, Лесной башлангыч мәктәбендә шахмат зоналары ачылды. Чара укучыларның җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды. Соңыннан укучылар үз көчләрен шахмат уеннарында сынап карадылар.

1 апрельдән Татарстанда  санитар-экологик «ЭКОВЕСНА 2021» республика акциясе старт алды. 16 апрель көнне әлеге акциягә Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре дә кушылды.

2021елның 16 апрелендә “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе, балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә 2007 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмер егет-кызлар арасында кул көрәше буенча шәхси эшмәкәр Хәким Һадиуллин призларына район беренчелеге үткәрде.

15 апрель көнне район балалар китапханәсенең «Гөрләвек» клубына йөрүче балалары тарафыннан Теләченең 1 нче номерлы «Аленушка» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни китап сөючеләргә «Туган тел ачкычы» исемле курчак театры күрсәтелде. Укучылар төрле әкият геройларының уй-кичерешләрен матур итеп уйнап күрсәттеләр. Нәниләр әлеге тамашаны бик яратып карады. Шулай ук китапханә хезмәткәрләренең китаплар һәм китапханә турындагы сорауларына да бердәм рәвештә җавап бирделәр. Курчак театры китапларны яратырга өйрәтә, эстетик тәрбия бирүдә зур роль уйный. Ә әлеге очракта туган телгә мәхәббәт тә тәрбияли.

Мондый зур шатлыкны чираттагы тапкыр үзешчән артистлар - балалар китапханәсе җитәкчесе урынбасары Закирова Л. М. җитәкчелегендә мәктәп укучылары Теләченең беренче номерлы балалар бакчасына алып килде. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм экология көне уңаеннан алар “ Туган тел ачкычы“ диеп аталган бик матур курчак театры күрсәттеләр.  Мәктәп балаларының үз куллары белән ясаган матур курчаклары аша  әкият илендә сәяхәт итте нәниләр. Телнең байлыгын, дуслыкның , үзара дустанә мөнәсәбәнең кадерен аңладылар. 

Чернобыль һәлакәте 1986 елның 26 апрелендә Совет Берлегендәге (хәзерге Украинадагы) Чернобыль шәһәрендә булган атом электростанциясендә килеп чыккан һәлакәт иде. Дөньяда атом электростанцяләрендә һәлакәтләрдә иң начары исәпләнә. Ул радиоктив калдыклардан торган болытны җитештерә. Шуларны аңлату өчен Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 14 апрель көнне берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Чернобыль һәлакәте” дип исемләнгән  әңгәмә үткәрделәр.


21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

15 нче апрель көнне  Теләче урта мәктәбе укучылары Халыкара фәнни – танып белү, иҗади һәм  интеллектуаль «Тамчы — шоу» конкурсында катнаштылар  һәм  «Танып белү һәм иҗат” номинациясендә  җиңү яуладылар . Халыкара фәнни – танып белү, иҗади һәм интеллектуаль «Тамчы — шоу» конкурсында Теләче  һәм Норлат  районы укучылары  көч сынашты. Безнең мәктәпнең  6  нчы  сыйныф  укучылары   Кадыйрова Камилә, Хафизова Зилә  һәм   Ибраһимов Делюс  сорауларга дөрес җавап бирделәр һәм география , татар теле һәм әдәбияты, тарих фәннәрен  яхшы белүләрен күрсәттеләр . Укучыларны уенга  татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гарипова Р.Г. белән  Л.М. Якупова  әзерләделәр. Җиңүчеләрне  котлыйбыз, алдагы  ярышларда  да уңышлар  телибез! 

Олы Тиләҗе авылы клубы хезмәткәрләре "Кошлар - безнең дусларыбыз " дигән темага ачык һавада рәсем конкурсы үткәрде.

Татарстан халыкларының туган телләре һәм бердәмлеге елы планын тормышка ашыру кысаларында Шәдке балалар бакчасында татар халык хәрәкәтчән уеннары көне үткәрелде. Балалар бакчасында хәрәкәтле уеннарга зур игътибар бирелә, чөнки нәкъ менә алар балаларның физик үсешенә ярдәм итә, аларның сәламәтлеген ныгыта. Кечкенәләр белән "Миннебай", "Түбәтәй", зурлар белән "Соры бүре",”Казларыи кайтыгыз”,”Кабыргалы тамчылы” "татар халык уеныннарын уйнадылар. Уеннар ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар үз теләкләрен башкалар белән килештерергә, иптәшләр алдында җаваплылык тоярга өйрәнделәр. Уртак шатлык, күмәк ярыш балаларны шәхес буларак үстерә һәм камилләштерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International