ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

“Эковесна 2021” акциясен дәвам итеп 18 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыгы белән берлектә юл кырыйларын, чишмә , плотина буйларын чүп-чардан арындырдылар.

Барлык төркемнәрдә тәрбияләнүче бакча балалары тамаша геройларына сокландылар. Курчак театры балаларны күңел матурлыгын күрергә, әхлак һәм тәрбия бирүнең әһәмиятен аңларга ирек бирә. Мондый эш алымнары балаларда сөйләм телен үстерегә һәм туган телгә мәхәббәт уята.

Әлеге истәлекле датага багышлап төрле чаралар үткәрелә, һәйкәлләр, тарихи урыннар тәртипкә китерелә. 18 апрель көнне, һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне уңаеннан, Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  башлангыч сыйныф укучылары катнашында   "Һәйкәлләр - чишмәләре безнең хәтернең" дип исемләнгән танып-белү сәгате уздырдылар. Безнең республикабыз тарихи, истәлекле урыннарга, архитектура корылмаларына бик бай. Халкыбызның үткән тарихына карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелгән бу чарадан укучылар бик канәгать калдылар.                                                                                                                                    Без үткәнебезне белергә, тарихи урыннарны, һәйкәлләрне сакларга тиешбез.

Алан авылы китапханәсе республика күләмендә игълан ителгән “Сугыш хатын-кыз өчен түгел”  социаль гуманитар проект нигезендә социаль челтәрдә “Әй язмыш, язмыш” дип исемләнгән онлайн таныштыру сәхифәсе алып  бара. Сәхифә аша китап укучылар  тыл ветераннарының  язмышлары хакында якыннанрак таныша алалар.

17 апрель көнне "ЭКОяз - 2021"республика акциясе кысаларында Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре мәдәният йорты территориясен һәм якын-тирәне чүп-чардан чистарттылар.

Дәреснең төп максаты булып зур көчкә ия булган китапка мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү торды. Китапханәче Мухаметшина Г. укучыларга китап укуның тормышта нинди әһәмияткә ия икәнлеге турында сөйләде.  Балалар яңа китаплар белән таныштылар, китапның иң ышанычлы һәм якын дус икәнлегенә төшенделәр.

20-23 нче апрельдә  Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада үткәрелде. Теләче урта мәктәбе  укучысы Тимербаева Динә Халыкара олимпиадада уңышлы чыгыш ясады һәм призлы урынга лаек булды. Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Динәне татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиадага татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсәдуллина Зөлфия Наилевна әзерләде.

Бүген иртәңге линейка вакытында Бөек шагыйребез Г.Тукайның иҗатын искә төшереп укучылар шигырьләрен яттан сөйләделәр. Татар теле укытучысы Салимова Р.Г. шагыйрьнең тормыш юлының авырлыгын тагын бер кат искә төшереп китте. Шигырьдәгечә - Халык күңеленә ак нур сибүче, кара төннең якты ае, шаулы язның тургае булган Бөек Тукаебыз – мәңге безнең күңелләрдә... Без - Тукайлы халык, мәңгегә!

Олы Нырсы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Корбанов Б. М. «Безнең мирас» дип аталган региональ фәнни-гамәли конференциядә катнашып, призер булып кайтты. Конфереция Алабуга муниципаль районының «4 нче Гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе базасында үтте. «Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе»  ярдәме белән, КФУның Алабуга институты белән берлектә, фәннең төрле өлкәләрендә тикшеренү һәм иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнүче 8-11 нче сыйныф укучылары өчен КФУның Алабуга институты белән берлектә үткәрелде. Җитәкчесе: география укытучысы: Иванова М.И..

Сезне Ленинградтан Вадим Шефнер шигыре белән таныштырасым килә. Ул таблицада һәм саннарда кеше шәхесенең ничек зарарсызлануына рухландырды. Шагыйрь фикеренчә, халык санын алу бөтен кешеләрне тигезли кебек, һәм ул үзен халык һәм кешелекнең бер өлеше итеп тоярга мөмкинлек бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International