Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар. Авыллар тарихы – халкыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше. Аларны өйрәнү, үзең яшәгән төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы. Рухи кыйммәтләребез үз төсен югалта, онытыла барган бу чорда туган якны өйрәнү шул максатка ирешү юлы булып тора һәм мөстәкыйль, ирекле, намуслы, үз Ватанының лаеклы улы яки кызы булырлык шәхес тәрбияләргә ярдәм итә. Туган якны һәм аның тарихын өйрәнү нисбәтеннән
23 нче март көнне Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле түгәрәкләргә йөрүче балалар белән Теләче муниципаль районының туган якны өйрәнү музеена сәяхәт кылдылар. Музей җитәкчесе Фаягөл Миннехан кызы аларга төрле чорның экспонатлары турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде.
Аларга Габдулла Тукай китапларыннан күргәзмә куелды, күргәзмәгә күзәтү ясалды. Укучыларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина үткәрелде. Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, "Туган тел " җырын җырладылар.
Атналыкның беренче көнендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Сказки со всего света» дигән әкият кичәсе үткәрелде. Әкиятләр уку ярдәмендә иҗади, эстетик яктан алга киткән укучы тәрбияләү безнең бурычыбыз. Шуңа күрә, «терапия» максатында файдалану өчен әкиятнең дөрес сайлануы, аның тәрбияви яктан уңышлы булуы мөһим. Бүген балалар өр-яңа әкиятләр белән таныштылар, яхшылык һәм яманлык, геройларының төрле образлары турында фикер алыштылар. Әкият терапиясе кулланып бик күп мөмкинлекләр ачырга мөмкин, моннан без дөрес итеп файдаланырга һәм балага әкиятләр аша чынбарлык белән танышырга ярдәм итәргә тиешбез.
«Теләче муниципаль районы татар Конгрессы» район иҗтимагый оешмасы, мәдәният бүлеге, мәгариф бүлеге, «Ак калфак» оешмасы тарафыннан оештырылган “Нәни энҗеләр” бәйгесендә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы балалары да актив катнашты. Бәйгенең максаты- Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең традицияләрен, гореф- гадәтләрен саклау, тарихын, мәдәниятын өйрәнү һәм киләчәк буынга мирас итеп калдыру. Бәйге тәлапләре буенча, балалар үзләре белән таныштырдылар, һөнәрләре белән уртаклаштылар, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. Һәр катнашкан нәни дипломга һәм истәлекле бүләккә ия булды.
Тәрбиячеләр белән берлектә Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошлар - безнең дуслар» дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Яз ае безгә үзе белән табигатьне җанландырып канатлы дусларыбызны алып килә. Безгә җылы яктан кара каргалар,сыерчыклар һәм башка бик күп кошлар килә. Кошлар табигатькә күп файда китерә, корткычларны юк итә, безне матур сайраулары белән куандыра. Балалар туган якларыбызга әйләнеп кайткан канатлы дусларыбызны рәсемгә төшерлеләр, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр.
22 – 24 нче март көннәрендә Теләче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Якупова Ләйлә Мидхатовна “ Туган тел” Бөтенроссия мастер – класс конкурсының йомгаклау этабында катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. “ Туган тел” Бөтенроссия мастер – класс конкурсына илебезнең төрле регионнарыннан укытучылар җыелган иде. Укытучылар дәресләрдә һәм мастер – классларда үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Бу конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә. Җиңүегез белән котлыйбыз!
Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Айдар авылы китапханәсе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Туган тел дигән сүземне әйтәм шигырь телендә” дип исемләнгән шигъри флешмоб игълан итте. Флешмобта катнашучылар танылган шагыйрьләребезнең шигырь юллары аша аның авторын, исемен белеп, соңыннан шигырьне кычкырып укыдылар.
"Шигырь йөрткән кеше бәхетле ул!"-дип язган Туфан Миңнуллин. "Күңелебездә шигырь йөртик, бәхетле булыйк! Бәхетнең туган илдә, туган телдә икәнен онытмыйк!"
Республика күләмендә игълан ителгән "У войне не женское лицо" дип исемләнгән социаль-гуманитар проект кысаларында Баландыш авыл китапханәсе
"Утлы еллар кичкән кызлар” дигән таныштыру сәхифәсен башлап җибәрә. Бүгенге героебыз - авылдашыбыз, тыл ветераны Мөслимә апа Әхмәтшина. Без мәдәният хезмәткәрләре Мөслимә апа янында булып, аның үткән тормышын тыңлап,сөйләтеп кайттык.
2021 елның 23 март көнендә Сауш авылында яшәүче тыл ветераны Борханов Тимерталип Борхан улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Тимерталип абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нияз Мортазин һәм Узәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
20 март көнне Үзәк мәдәният йортында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган "Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы" дип исемләнгән район фестивале концерты булып узды. Биредә Шармыш, Үзәк һәм Сауш авыл китапханәләре дә актив катнаштылар.