ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2021 ел
сишәмбе

10 март көнне татар язучысы Фоат Садриев үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Теләче үзәк китапханәсенең уку залында әлеге истәлекле датага багышлап «Фоат Садриев – татарның Шолоховы ул» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Фоат Садриев - танылган прозаик. Ул китап укчыларыбызга күпсанлы хикәяләр, юморескалар, повестьлар («Бәхетсезләр бәхете», «Таң җиле», «Дәверләр аһәңе», «Көлми торган кеше»керә, «Авылдан хатлар " һ.б.) аша таныш.

Тик нәкъ менә кешеләрне ничек санарга, һәркайда төрлесеннән хәл итәләр. Статистика халык санын алу үткәрүнең берничә методикасын күрсәтә.

Биредә балалар үз куллары белән бәйрәм открыткасы ясарга өйрәнде. Башкару техникасы төрле катлаулылыкта иде һәм анда катнашучылардан игътибар һәм пөхтәлек таләп итте. Открыткага кызларның осталыклары һәм тырышлыклары гына түгел, шулай ук талант, фантазия һәм якын кешеләренә булган ярату хисләре дә өстәлде. Мастер-класстан бар да яхшы кәеф белән таралышты.

11  нче   март көнне Теләче урта  мәктәбендә   беренче  сыйныф укучылары өчен  "Саубул, Алифба " дигән бәйрәм үткәрелде.  Бәйрәмдә  башлангыч сыйныф укучылары, 5 нче сыйныф укучылары  һәм укытучылар  катнашты. Укучыларга  уңышлар телибез !

6 март көнне Шәтке авылы мәдәният йортында "Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы" дип исемләнгән халык иҗаты яшьләр сәнгать фестиваленең чираттагы коцерты булып үтте. Әлеге концертта авыл яшьләре белән берлектә читтә яшәүче яшьләр дә бик актив катнаштылар. Аеруча, алып баручылар, Лилия Фаттахова, ТатьянаПетрова, Рамазан Мухаметзяновлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

11нчы март көнне Теләче 2нче балалар бакчасында  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәкәтәпкә әзерлек төркеме кызлары арасында  “Татар кызы - 2021" бәйгесе узды.  Кызларыбыз төрле биремнәр үтәп, үзләренең белемнәрен, зирәклекләрен, тел байлыгын күрсәттеләр. Бәйге нәтиҗәләре буенча кызларның барысы да "Татар кызы" исеменә лаек дип табылды. Котлыйбыз!

 

Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында ел да  уздырылучы «Май чабу» бәйрәме матур традициягә әверелде. «Май чабу” бәйрәме-иң күңелле, шау-шу куптарган, яраткан халык бәйрәме.

2021 елның  10 мартында  «Батыр» спорткомплексында «Теләче»  спорт мәктәбе 2005  нче елгы  һәм аннан кечерәк  егетләр  арасында волейбол буенча район беренчелеген үткәрде.

Язучының 10 мартта туган көне. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Янып яшә һәм иҗат ит “ дип исемләнгән мәдәни чара үткәрделәр. Бу чарада берләшмәгә йөрүче укучылар катнаштылар. Китапханәче Зәнфирә Хуҗиәхмәтова Фоат Садриевның тормыш юлы белән таныштырды . Соңыннан Тургай исемле китабыннан хикәяләр укылды.

Бу көн кояш нурлары, елмаюлар һәм матур чәчәкләр бәйләмнәре белән җылытачак. Әбде авыл китапханәсе 9 март көнне мәктәп белән берлектә "Ягез әле, кызлар!» дип исемләнгән конкурс оештырды. Монда мәктәпнең бөтен хатын-кызлар коллективы катнашты, ә ир-атларга жюри әгъзасы булу хокукы бирелде. Чарада катнашучылар «Приветствие»,. «Песня о маме», «Клубочек», «Этикет»,  «Конкурс на сообразительность», «Телеграмма», «Аукцион запахов»,  «Праздничное меню» дигән төрле номинацияләрдә  көч сынашты. Кызлар безне үзләренең артистлыклары белән шатландырдылар, алар башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Конкурс жюрие безнең кызлар һәм хатын-кызларыбыз бик яхшы җырлый, иң катгый сорауларга җавап бирә һәм теләсә кайсы хәлдән чыгу юлын таба белүләренә инанды. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International