ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2021 ел
сишәмбе

13 нче март көнне Баландыш төп гомум белем бирү мәктәбенең яшь бадминтончылар командасы 2021 нче елгы Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында "Татарстанның бадминтон өметләре" ярышларының зона этабында катнашты. Ярышлар "Саба-Арена" да узды.

9 март көнне Баландыш балалар бакчасында «Шалкан» әкияте күрсәтелде. Бу идеяне без балалар белән бергә тормышка ашырдык. Балалар үзләре рольләрне сайладылар, битлекләр киделәр.. Балалар белән бергә шигырьләр укыдык, сүзләрне кабатладык, һәр бала кычкырып сөйләргә тырышты, шулай ук мимика өстендә эшләнелде. Күрсәтү барышында балаларда таныш әкиятнең драматизациясе, геройларның эмоциональ халәтен бирә белү теләге артты. Әкият күрсәткән вакытта балалар бик тырыштылар һәм бу барысына да бик ошады. Театральләштерелгән эшчәнлек ярдәмендә балаларда иҗади мөстәкыйльлек һәм эстетик зәвык тәрбияләнә, фантазиялары  үсә, сүзлек запасы арта , партнер белән диалог алып барырга өйрәнелә.

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елы кысаларында, Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан, Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы үткәргән “Тел – халык күңеле” район бәйгесендә, Баландыш балалар бакчасыннан Гайнетдинова Райлә катнашты. Муса Җәлилнең “Карак песи” шигырен сөйләп призер булды. Диплом белән бүләкләнде.

2021 елның 13 мартында Теләче районының 30 еллыгына багышланган спартакиада булып узды. Спартакиада программасына төрле спорт төрләре керде: чаңгы ярышлары, чаңгыда экстремаль ярыш, аркан тартышу, кул көрәше, мас-рестлинг, шахмат һәм башкалар. Теләче районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге командасы ярышларда актив катнашты. Безнең хезмәткәрләр аркан тарту буенча ярышында II урын, экстремаль чаңгы ярышында III урын яуладылар. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

12 март көнне Югары Мәтәскә авыл клубында"Табышмак әйтәм, уйлап тап" дигән чара үткәрелде.

Аның моңлы тавышы татар халкының горурлыгы. Шәтке авылы китапханәсендә шул уңайдан “Тынгысыз артист иҗаты” дигән альбом ясалды. Бу альбомга артист тормышының кызыклы вакыйгалары тупланды.

10 нчы мартта күренекле язучы Фоат Садриевның тууына 80 ел тулды. Бу әдип китап укучыларга бик күп әсәрләр аша таныш. "Таң җиле", "Бәхетсезләр бәхете", "Ач тәрәзәң" һәм башкалар. Шәтке авылы китапханәсендә язучы иҗатын яктырткан китап күргәзмәсе оештырылды.

10 нчы март көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Сердәш" әдәби берләшмәсенә йөрүче ханымнар белән "Татар халкының милли бәйрәмнәре" дигән темага очрашу уздырылды.

Фин сугышында безнең күп кенә якташларыбыз катнашты, ә шуларның берсе Ксенофонтов Александр Кузьмич, үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Бүген Әбде авыл китапханәсендә хәтер дәресе үткәрелде, анда аларга якташыбызның героик батырлыгы турында сөйләделәр. Чара ахырында балалар геройны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Балачак – кеше гомеренең иң матур, иң күңелле чоры. Шушы күңелле чорны балалар бакчасы тагын да тулыландыра, балага киләчәк тормышында  үз урынын табарга этәргеч бирә. Без Шәтке балалар бакчасының тәрбиячеләре, балалар белән  рәсем ясауга зур игьтибар бирәбез. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтен чагылдыра.     Буш вакытларында безнең бакча балалары рәсем ясарга яраталар. малайлар күбрәк трактор, машина, параход яки танк ясый. Ә кызлар үзләренең гаиләсен һәм чәчәкләр ясарга яраталар. Һәр рәсемдә балаларның хыялы ярылып ята. Рәсем ясау балаларның күзаллауларын, эстетик зәвыкларын үстерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International