ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Теләче урта мәктәбе 1 г сыйныфы укучылары “ Һәр кошчыкка – узенең җимлеге”дип исемләнгән акциягә кушылдылар.

                                                                                

30 гыйнвар көнне Олы Нырсы мәдәният йортында берләшмәгә йөрүче балалар белән "Татар теле-туган телем" - дип исемләнгән әңгәмә узды. Балаларга туган телне саклау, телебезнең ни кадәр күпкырлы һәм бай булуы аңлатылды.​ ​

Теләче урта мәктәбе  4 г сыйныфы укучылары өлкән яшьтәгеләрнең өй тирәләрен кардан чистарттылар. Шулай итеп, яшь армеецлар «Миллион добрых дел» акциясенә кушылдылар. Акциядә катнашыгыз.

Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән “Туган яктан илһам алып” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу кичәдә җыр-биюләр, шигърият  һәм татар халык иҗатының байлыгы булып торган мәкаль-әйтемнәр, такмаклар һәм тизәйткечләр аша телебезнең байлыгы, матурлыгы күрсәтелде. Бәйрәм барлык тамашачылар һәм катнашучылар тарафыннан бергә"Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

Шул уңайдан 29 гыйнвар көнне​ Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә "Мәкаль – сүзнең җимеше” дип исемләнгән әдәби уен үткәрде. Китапханәче укучыларны мәкальләрнең килеп чыгу тарыхы белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар “Мәкаль әйтеш”, “Мин башлыйм, син дәвам ит” дигән уеннарда үзара көч сынаштылар.

Шулар арасында  шигырь язучылар да бар. Аларны барлау максатыннан 29 гыйнвар  көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре авылыбызның каләм тибрәтүчеләре белән очрашу үткәрделәр.”Без – Фатих Хөсни оныклары”дип исемләнгән чарада Рәхилә Әхмәтвәлиева үзе язган шигырьләре белән таныштырды. Аның шигырьләре бик эчтәлекле һәм мәгънәле язылган. 2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак бу очрашулар ел буена дәвам итәчәк.

31 гыйнвар көнне Арча районының Кенәр авылында 2006 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында волейбол буенча "Көчлеләр турниры" булып узды. Барлыгы 7 команда катнашкан ярышларда " Теләче" спорт мәктәбе данын Теләче, Шәтке, Олы Мәтәскә урта мәктәбе кызлары яклады һәм  2 урын яулады.

30 январь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы " уңаеннан ел әйләнәсе эшли торган китап кургәзмәсе оештырылды. Күргәзмә 3 бүлектән тора:

“Туган телем, иркә гөлем, Киңдер сиңа күңел түрем”,

 “Тел – милләтнең нигезе”,

“Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел, Икесе дә безнең өчен, Иң кирәкле, затлы тел!”.

Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән “Туган яктан илһам алып” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу кичәдә җыр-биюләр, шигърият һәм татар халык иҗатының байлыгы булып торган мәкаль -әйтемнәр, такмаклар һәм тизәйткечләр аша телебезнең байлыгы, матурлыгы күрсәтелде. Бәйрәм барлык тамашачылар һәм катнашучылар тарафыннан бергә"Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International