ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Алар мәдәни чараларда бик актив катнашалар. Шулар арасында  шигырь язучылар да бар. Шуларны барлау максатыннан, 29 январь  көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре авылыбызның каләм тибрәтүчеләре белән очрашу үткәрделәр.” Без – Фатих Хөсни оныклары”дип исемләнгән чарада Рәхилә Әхмәтвәлиева үзе язган шигырьләре белән таныштырды. Аның шигырьләре бик эчтәлекле һәм мәгънәле язылган. 2021 ел-туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак бу очрашулар ел буена дәвам итәчәк.

29 январь  көнне Максабаш  авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл фельдшеры  белән берлектә, балалар өчен “Саулык – зур байлык” темасына әңгәмә оештырдылар. Фельдшер Галәвиева Рәсулә Ислам кызы баларга сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирде,

сәламәтлек өчен нәрсәнең файда , ә нәрсәнең зыян китерүе турында аңлатты. Дөрес туклану, дөрес режим белән яшәү, спорт белән шөгыльләнү , саф һавада йөрүнең сәламәтлек өчен нинди әһәмияткә ия булуы турында сөйләде. Соңыннан балалар сорауларга җавап бирделәр.

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игьлан ителде. Әлеге уңайдан районыбызда  “Туган телдә дәшсәм генә, туган җирем мине аңлар” дип исемләнгән сәнгатьле сүз бәйгесе үткәрелә. Бәйге кысаларында Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүчеләр арасында  якташ язучылар иҗат иткән әсәрләрне сәнгатьле итеп сөйләүне оештырды. Һәм иң яхшы итеп сөйләүчеләрне видеоязмага төшереп район бәйгесенә тәкъдим итте.

2021 елның 8 февраленнән 19 февраленә кадәр чорда «Саба һәм Теләче районнарында яшәүчеләрнең сорауларына Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары буенча территориаль бүлеге белгечләре җавап бирәчәк, 884(362) 2-39-40 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.


4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Күргәзмәдә безнең төбәктән чыккан язучыларыбызның китаплары урын алды. Бу китап күргәзмәсе укучыларыбызны якташ язучыларыбызның иҗатлары белән таныштыра һәм аларның әсәрләрен алып укырга өнди. Шулай ук бу почмакта күренекле авылдашларыбыз: фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Яхъя Абдуллинның, шәркыять һәм исламият белгече, ялкынлы публицист Равил Үтәбай-Кәриминең иҗаты һәм тормыш юлы белән танышырга мөмкин.

3 февраль көнне Татарстанның халык язучысы, якташыбыз Фатих Хөснинең тууына 113 ел тулды. Әлеге уңайдан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбендә укучыларга “Фатих Хөсни – үзе бер дөнья...” исемле әдәби сәгать үткәрделәр. Ф. Хөснинең тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан презентация  күрсәтелде, әдипнең “Малай һәм солдат” әсәре кычкырып укылды. Шулай ук китапханәдә язучының иҗатына багышланган күргәзмә эшли, ә социаль челтәр битләрендә “Татар әдәбиятының якты йолдызы” исемле презентация тәкъдим ителде.  

3 февраль көнне Шәтке авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре “Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан “Тел күрке – сүз” дип исемләнгән мәкальләр кичәсе үткәрделәр.

Айдар авыл китапханәсе Свердловск өлкәсенең Талица районы китапханәсе игълан иткән “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз” акциясенә кушылды. Акция Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчиклары, партизаннарының батырлыгына багышланган. Сугыш турында хәтерне сакларга, аның геройлары турындагы китаплар ярдәм итә. 2 февраль көнне китапханәче Фаляхова А. "Тамчы" берләшмәсенә йөрүче балалар белән "Зур сугышның кечкенә геройлары" исемле әдәби-патриотик сәгать үткәрде. Чара барышында «Партизаннар һәм разведчиклар турында китаплар укыйбыз» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалып, алдан сайлап алынган Л.Кассильнең «Улица младшего сына», Ә.Шамовның «Соры мәче», Ф.Кәримнең «Разведчик язмалары» китаплары кычкырып укылды, Әсәрләрне укыганда, яшьтәшләре булган партизан-балаларның сугыш вакытында геройларча, олылар белән беррәттән, үзләренең гомерләрен дә аямыйча, дошманны җиңүгә зур өлеш кертүләре акциядә катнашучы балаларны бик тәэсирләндерде.

Теләче урта мәктәбендә Ленинград блокадасына багышланган дәрес үтте.

Китапханәче укучыларга Ленинград  шәһәрендә  яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар, ачлык һәм салкынлык, «блокада икмәге», Ладога күле аша  «Дорога жизни»  юлы төзелеше, Совет сугышчылары - Ленинградны саклаучылар турында сөйләде. Укучылар игътибарына «Блокадалы Ленинград» буклеты тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International