Чарада өлкән сыйныф укучыларына, Алан авылы китапханәчесе Икенче бөтендөнья сугышында фашистларның Холокост дип аталган җинаятьләре турында сөйләде. Презентация һәм махсус әзерләнгән тематик альбом укучыларга бу датаның үзенчәлеген һәм килеп чыгу тарихын аңларга ярдәм итте.
2021 ел – Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Үзәк авыл китапханәсендә “2021 ел - Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.
Шул уңайдан 28 нче гыйнвар көнне Үзәк авыл китапханәсендә "Туган тел" дип исемләнгән чара үткәрелде. Чарада төрле биремнәр, уеннар, конкурслар бар иде. Мәсәлән, "Тыныш билгеләре турында табышмаклар","Мәкаль белгечләре", " Дөрес сөйлә!” һәм башкалар.
Бу көнне бөтен цивилизацияле дөнья нацистларның корбаннары алдында баш ия. Бу көнне Үзәк авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырды. Фашизмның күпсанлы корбаннары, яһүдләрнең үлем лагерьларында күпләп юкка чыгулары турында сөйләделәр. Соңыннан буклетлар тараттылар.
27 гыйнвар көнне Сауш авыл китапханәсендә Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан “Җиңү безнең йөрәкләрдә” дигән исем астында китап күргәзмәсе куелды. “900 көн Батырлык” дип исемләнгән хәтер сәгатендә китап укучыларга 29 айга сузылган бу камалыш турында язылган китаплар, геройлар турында сөйләнде, интернет ресурслар кулланып шушы темага багышланган презентация күрсәтелде.
Шул вакыт эчендә районыбыз үзенең икътисадын ныгытуга иреште, халыкның көнкүреше уңай якка үзгәрде, социаль һәм мәдәни шартлар яхшырды. Районыбызның нигезе нык һәм киләчәге өметле. Шәтке авылы китапханәсендә “Теләче районының яңадан оешуына 30 ел” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Әлеге күргәзмәгә районның тарихы, бүгенгесе турындагы китаплар, якташ язучыларыбызның әсәрләре куелды.
Бу чарада 6-8 сыйныф укучылары катнашты. Аларга бу вәхшилек турында сөйләнде һәм Бөек Җиңүнең нинди ачы югалтулар хакына ирешелүен тагын бер кат искә төшерелде.
Бу көнне бөтен цивилизацияле дөнья нацистларның вәхшиләрчә акцияләренең корбаннары алдында баш ия.27 нче гыйнвар көнне Үзәк авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырдылар. Фашизмның күп санлы корбаннары, яһүдләрнең үлем лагерьларында күпләп юкка чыгулары турында сөйләделәр. Соңыннан буклетлар тараттылар.
Без буген Шәдке балалар бакчасында ,зурлар төркеменә йөрүче балалар белән аш пешерү булмәсенә экскурсия ясадык. Балалар узләре ашый торган тәмле ашларның,боткаларның кайда пешүен күрделәр, повар Гөлнирә апалары аларга тәмле ризыкларны ничек пешерүен аңлатып китте. Балалар чиста – пөхтә аш булмәсеннән бик шатланып кайттылар.
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучы өлкәннәребезгә кызыклы, мавыктырырлык баш ваткычлар чишү чараларын үткәрделәр. Безнең өлкәннәр бик теләп ребуслар һәм сканвордлар чиштеләр. Төрле басма «башваткычлары», шулай ук татар һәм рус телләрендә «үз куллары белән» төзелгән башваткычлар белән кулландылар. Даими кроссвордлар чишү баш мие эшчәнлеген, хәтерне яхшырта. Әлеге чара Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган һәм кварталга бер тапкыр план нигезендә үткәреләчәк.