Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә Алан ҖЧҖ барлык савылган сөте 9650 кг.,1 сыерга 15,6 кг. туры килэ, Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 15,1 кг. туры килә, Теләче Агро ҖЧҖның Сауш булекчәсе 1 сыерга 13,3 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч 11,1 кг.
7нче октябрь көнне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында “ Балалар бакчасында яңа 2016-2017 уку елында балаларга тәрбия һәм белем бирү буенча куелган максатлар” темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш барышында төрле темалар яктыртылды. Бакча мөдире Габдулхакова Г.В. ,тәрбия һәм белем бирү буенча мөдир урынбасары Сафина Е.В. ата-аналарны яңа уку елында балалар бакчасында куелган бурычлар, планнар, узган уку елында ирешкән уңышлары белән таныштырдылар. Шафкать туташы Билалова Э.Х. әти- әниләр алдында «Грипп һәм аны кисәтү» дигән темага чыгыш ясады.
Шулай ук балалар әти-әниләр алдында концерт номерларын күрсәттеләр.
Форум ел саен яшьләрнең төп мәйданы буларак, нинди дә булса яшь кешегә һәм аның төркеменә үзенең проектын күрсәтергә һәм якларга мөмкинлек бирә. Бу чарада безнең Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Максютова Аделина катнашып кайтты.
Теләче районы егетләр, кызлар командасы спорт мәктәбе тренеры Закиев А.Х., команда вәкилләре Шәяхмәтов Ш.А., Гәбделхәев Р.Х., Иске Җөри мәктәбе директоры Назклычев С.С. җитәкчелегендә әлеге турнирда катнашып кайттылар. Егетләр командасы Лесной, Олы Мәтәскә, Үзәк мәктәпләреннән, кызлар командасы Иске Җөри, Шәтке, Лесной, Теләче мәктәпләреннән тупланды.
7 октября в Казани, в КРК «Пирамида», состоялось торжественное мероприятие, посвященное Международному дню учителя. В нем приняли участие более тысячи педагогических работников Татарстана, в том числе руководители управлений и отделов образования, учреждений начального и среднего профессионального образования, лучшие директора школ, заведующие детских садов, учителя, воспитатели. На мероприятии присутствовала вместе с районной делегацией педагог дополнительного образования Баева Зиля Рафаилевна. После официальной части все педагогические работники побывали в Театре опера и балета и смотрели балет "Эсмиральдо"
8 октябрь конне район мәдәният йортында авыл хужалыгы хезмәткәрләре коне булып узды.Бу чарада Балалар иҗат узэгенең өстәмә белем бирү педагогы Баева З. җитәкчелегендәге "Сюрприз" бию төркеме дә катнашты.
Бүген мәктәбебездә гомуми линейка көне. Шул уңайдан укучылар чираттагы линейкага җыелдылар. Дежур укучыларның узган атнада эшләнгән эшләргә, уңышларга йомгак ясалган чыгышы тыңланды. Шулай ук укучыларыбызның “Минем яраткан укытучым”, “Илебезнең киләчәге безнең кулларда” һ.б. республика бәйгесенең район турында үткәреләсе эшләре җыеп тапшырылды.
Күргәзмәгә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында әдәбият, аның әсәрләре урнаштырылды.
Иртәнге җидедә башланып киткән ярминкә көн уртасына кадәр гөрләде. Авыл җирлекләре көз нигъмәтләрен тәкъдим итте.
Һава торышы начар булуга карамастан, райондашларыбызның кәефләре күтәренке булды. Район үзешчәннәре чыгышы да ярминкәгә ямь өстәде.
10 октябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә әдәби чара үткәрелде. Чараның максаты – укучыларда укуга мәхәббәт тәрбияләү. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфиева В.М. балаларны бу елда үтәчәк истәлекле көннәр белән таныштырды, иншалар һәм шигырь сөючеләр конкурсында катнашырга чакырды.