Бу атнада укучыларыбыз, “Без коррупциягә каршы” дигән шигарә астында үткәрелә торган республика бәйгесенең рәсем һәм язмалар өлешендә, район турында катнаштылар.
Мәктәп яны участогында укучылар технология дәресләрендә төрле хезмәт күнекмәләре алып үсәләр: көзен ул бакча эшләре, мәктәп яны участогын җыештыру, табигать биргән байлыкны җыю. Бу эшләр барысы да үсеп килүче яшь буында зур тормыш өчен кирәкле күнекмәләр формалаштыра.Яшелчә ,җиләк-җимешләр белән беррәттән бакчадагы чәчәкләрнең дә орлыклары өлгерде. Җәй буе җирне бизәгән купшы чәчәкләрнең инде хушлашыр көннәре дә җиткән икән бит.Шуны истә тотып ,киләсе елга да безне шулай сөендерсеннәр,бакчабызга ямь биреп торсыннәр өчен орлыкларын җыеп кибәргә куйдык. Максабаш башлангыч мәктәбенең яшелчә бакчасында җәй буе эш тынып тормады.Тырышлыкның нәтиҗәсе дә куанычлы: барлык яшелчәләр дә мул уңыш бирде.
Алдынгыларыбызны тәбрикләргә сәхнәгә күтәрелгән муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән бәйрәм кунагы – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов әлеге тармак буенча районыбызның беренче унлыктан төшеп калмавын билгеләп үттеләр. Басу-кырларда, терлекчелек фермаларында алны-ялны белмичә эшләүче фидакарьләрне, районыбыз икътисадын баетучыларны бәйрәмдә районыбыз үзешчәннәре Нурания Гыйльметдинова, Илназ Хәнәфиев, Гөлүс Хәбибрахманов, Финәрис Сафиуллин, район газ хуҗалыгының “Шәп егетләр” вокаль ансамбле, “Мисолька” вокаль ансамбле, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Әлфия Поташова, Флүзә Галәвиевалар җырлары белән сөендерде.
Укытучы – дөньяны танып – белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән – газиз әниләр белән берүк дәрәҗәгә куярлык изге зат.
7 октябрь көнне Айдар мәдәният йорты директоры һәм китапханә мөдире белән берлектә Айдар башлангыч мәктәбе укытучыларын һәм лаеклы ялда хезмәт куйган укытучыларга "Укытучыга бүләгем!"дип исемләнгән котлау оештырылды. Алар хөрмәтенә чыгарылган гәҗит, шулай ук фотоплакат, чәчәк бәйләмнәре- мөхтәрәм укытуыларны олылау һәм хөрмәт йөзеннән эшләнде.
Халыкара укытучылар көне уңаеннан Ямбулат авылы китапханәсендә китапханә каршында эшләүче "Әдәбият сөючеләр" укучылар әдәби берләшмәсенә йөрүче балалар белән "Укытучы - үз эшенең профессионалы" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Гөлия Шакурова бу әңгәмә барышында укытучының үз эшенең остасы булуы турында аңлаешлы итеп, мисаллар китереп сөйләде.
Бу көн укытучыларның җәмгыятьтә тоткан урынына игътибарны җәлеп итәр өчен, мөгалимнәребезгә кадер һәм хөрмәт күрсәтү максатыннан үткәрелә. Һәрберебезнең иңнәренә канат куеп, тормышта юл табарга булышкан кеше дә–укытучы бит! Менә ни өчен һәр кеше туган мәктәбен һәм үзенең рухи остазлары – укытучыларын аерым бер җылылык белән искә ала. Әлеге бәйрәм уңаеннан Айдар авылы китапханәсендә "Укытучыма бүләк" дип исемләнгән акция игълан ителеп, барлык укытучыларны, тәрбиячеләрне, шулай ук лаеклы ялдагы укытучыларны бәйрәм белән котладык. Чөнки, укучыларыннан котлау кабул итү- һәр укытучы өчен олы дәрәҗә!
Китапханә һәр килгән кешегә китаплар, музыка һәм смайликлар аша елмаюлар һәм уңай кәеф бүләк итте. Яшьләр арасында шаян викторина уздырылды. Елмаеп фотога төшү дә онытылмас мизгел булды.
Китапханэнең түшәме һэм территориянең коймалары ремотланды.
Укучыларга табигать һәм аны саклауның әһәмияте турында сөйләнде, Р.Рождественскийның шигырьләре укылды.
Бу күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм аның эшчәнлеге буенча бирелгән мактаулы исемнәре турында мәгълүмат урын алды.