ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Конкурсның максаты – балаларны китапны аңлап укырга өйрәтү. Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Конкурска кул астында булган материаллардан эшләнмәләр, шулай ук рәсемнәр дә кабул ителә. 

Авыл җирлекләре көз нигъмәтләрен тәкъдим итте. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов сату итъчелщр белщн аралашты.  

Кичә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана узды. Бөтен татарстаннан меңнән артык мөгаллим, шул исәптән мәгариф бүлеге  һәм идарәсе җитәкчеләре, иң яхшы мәктәп директорлары, башлангыч һәм урта  һөнәри белем бирү йортлары җитәкчеләре, балалар бакчасы мөдирләре, укытучылар, тәрбиячеләр һ.б килгән иде.  Бу бәйрәмдә Баландыш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Раушания Хәким кызы да  катнашып кайтты. Котлыйбыз Сезне, Раушания Хәкимовна!

2016 нчы елның 7 нче октябре көнне Олы Мишә урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары белән рус теленнән сынап карау имтиханы үткәрелде. Укучылар изложение яздылар, тест биремнәре эшләделәр. Имтихан нәтиҗәләре белән укучыларның әти-әниләре дә таныштырылды.

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучыларының иң яраткан түгәрәкләре “Бадминтон”. Укучылар түгәрәккә бик теләп атнага 2 тапкыр киләләр. Бу түгәрәкне Нәҗметдинов Әсхәт абый  үткәрә. Түгәрәкнең максаты: укучыларны  бадминтон уйнарга өйрәтү, осталыкларын арттыру, спортка мәхәббәт һәм үзара дуслык тәрбияләү.

Символлар арасында башкалабыз  Казан объектлары да бар иде.  Бердәм тавыш бирүдә Олы Нырсы  урта мәктәбе коллективы, укучылар, әти – әниләр  актив катнашты, башкалабыз Казан өчен тавыш бирде.  

  6 октябрь көнне  Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә бер төркем табиблар укучыларга диспансеризация үткәрде.    Әлеге чараның максаты- вакытында авыру балаларны билгеләү, авыруны кисәтү.  Хәзерге вакытта бик күп укучыларның сәламәтлеккә кагылышлы борчулары бар: баш авырту, гастрит, күз күреме начарлану һ.б. Диспансеризация вакытында әлеге чирләр ачыклана һәм  тиешенчә дәвалау билгеләнә.

Мәгълүм булганча, яңа кәгазь 200 һәм 2000 сумлык акчага Казан күренешен төшерү мөмкинлеге бар. Россиянең башка шәһәрләре дә яңа акчаларда сурәтләнергә дәгъва итә. Бердәм тавыш бирүдә Баландыш төп мәктәбе коллективы, укучылар, әти-әниләр дэ актив катнашты, башкалабыз Казан өчен тавыш бирде. Без Казаныбыз җиңсен иде дигән теләктә калабыз!

 

Банкнотларда нәрсә сурәтләнәсе халык кулыкда. Әлеге символларны 200 һәм 2000 сумлык акчаларда күрәсегез килсә Казан өчен тавыш бирегез!  Безнең  мәктәбебез коллективы, укучылар, әти – әниләр әлеге акциядә актив катнашты.

Авыл яшьләре арасында бигрәк тә шашка-шахмат уеннары яратып уйнала. Алар үзара уенга яңа кагыйдәләр кертәләр. Кем беренче оттырып бетерә  һәм кем ничә йөрештә жиңә кебек алымнар белән уен тагын да мавыктыргыч үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International