6 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә бер төркем табиблар укучыларга диспансеризация үткәрде. Әлеге чараның максаты- вакытында авыру балаларны билгеләү, авыруны кисәтү. Хәзерге вакытта бик күп укучыларның сәламәтлеккә кагылышлы борчулары бар: баш авырту, гастрит, күз күреме начарлану һ.б. Диспансеризация вакытында әлеге чирләр ачыклана һәм тиешенчә дәвалау билгеләнә.