ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

В третьей группе, среди районов только с сельским населением участвовали 11 команд.

Наши  волейболистки сыграли с командами:

1) Тюлячинский район – Тукаевский районы – 2:0;

2) Тюлячинский район – Кайбицкий районы – 2:0;

3) Тюлячинский район – Чермешанский районы – 2:1.

                За выход в полуфинал выиграли у команд из Актанышского и Дрожжановского районов.

                В полуфинале выиграли у команды из Атнинского района. Уступив команде Алькеевского района заняли 2 место.

2017 елның 5 маенда Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында комиссия тарафыннан, агу сиптергеч машиналарын тикшеру булып узды. Конкурста агу сиптергеч машиналарының техник төзеклеге, көйләүләре,  кирәкле җихазлар белән тәэмин ителүве (насослары, шлангалары, үлчәү  цилиндрлары), шулай ук сиптерү механизмнарының тигез итеп эшләве  тикшерелде. Агу сиптергеч машиналарын тикшерү өчен, Авыл хуҗалыгы  хәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәм шулай ук, Татарстан Республикасы  ФГБУ «Россельхозцентр» оешмасының Теләче районы буенча бүлек  җитәкчесе билгеләнде. Конкурс, агу сиптергеч машиналарының техник торышына хәм төзеклегенә карап, баллар белән бәяләнеп үткәрелде.

10 майда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә «Сталинград сугышы геройлары» дип аталган батырлык дәресе үткәрелде.  Әлеге чара «Безгә бер генә җиңү кирәк» дигән җыр белән башланып китте. Җәмгыять белеме укытучысы Хәсәнова А.М. югары сыйныф укучыларына  Сталинград янындагы җиңүдән соң, Бөек Ватан сугышында гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышында да тамырдан борылыш башлануын,  Совет-Германия фронтында инициативаның СССРга күчүен тарихи фактлар белән аңлатты.

Ветераннар хөрмәтенә матур җырлар җырланды, шигырьләр укылды, күчтәнәч пакетлар таратылды. Бәйрәм чарасы чәй табыны артында дәвам итте.

БЕРКЕМ ДЭ ОНЫТЫЛМАГАН, БЕРНЭРСЭ ДЭ ОНЫТЫЛМАГАН!  Район мәдәният йортында эшләп килүче  “Барсын да белергә телим”  клуб берләшмәсенә йөрүчеләр  9 май көнне волонтерлар белән “Хәтер шәме” акциясендә катнаштылар.

Әлеге очрашуга районбызның иң актив  хатын-кызлары җыелган иде. Бергәләп гаилә, бала тәрбиясе, буйдак егетләр, яшь гаиләләр турында сөйләштек без. Бергә киңәшеп, яшь әти-әнигә файдалы булырлык бер матур кичә уздыруны да планга керттек. Бик җылы, күңелгә рәхәт сөйләшү булды ул.  Биредә ишеткән һәр яңалык, эш алымнары - барыбызга да бик әһәмиятле һәм кирәкле булсын иде.  Максатыбыз бер: яшь гаиләләргә ярдәм итү, гореф-гадәтләрне кайтару, яшь әниләр мәктәбе, яучы почмагы булдыру. 

Бәйрәмне  төп кунакларыбыз - ветераннар  бизәде. Алар  сугыш вакытының авыр еллары турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Укучылар, үз чиратында, ветераннарны концерт номерлары белән сөендерде. Һәйкәлгә тәкыялар  куелды һәм сугышта һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды.

2017 елның 7 май көнне Айдар авыл җирлегендә  Бөек  Җиңүнең 72  еллыгын каршылап бик зур бәйрәм үтте.  Бәйрәмдә авыл җирлеге башлыгы Хасаншин Х.Ш.,   тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары һәм авыл халкы   катнашты. Ветераннарыбызга алдагы тормышларында бары тик саулык белән озын гомер кичерүләрен теләп рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Бу бәйрәмдә авыл халкы,мәктәп укутучылары,укучылар катнашты . Бәйрәмнең иң кадерле кунаклары тыл ветераннары булды. Соңыннан тыл ветераннарына чәй эчертү оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International