Район хуҗалыкларында агу сиптергеч машиналарын тикшерү булып узды

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

     2017 елның 5 маенда Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында комиссия тарафыннан, агу сиптергеч машиналарын тикшеру булып узды. Конкурста агу сиптергеч машиналарының техник төзеклеге, көйләүләре,  кирәкле җихазлар белән тәэмин ителүве (насослары, шлангалары, үлчәү  цилиндрлары), шулай ук сиптерү механизмнарының тигез итеп эшләве  тикшерелде. Агу сиптергеч машиналарын тикшерү өчен, Авыл хуҗалыгы  хәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәм шулай ук, Татарстан Республикасы  ФГБУ «Россельхозцентр» оешмасының Теләче районы буенча бүлек  җитәкчесе билгеләнде. Конкурс, агу сиптергеч машиналарының техник торышына хәм төзеклегенә карап, баллар белән бәяләнеп үткәрелде.

    Агу сиптергеч машиналарының тикшерелә торган параметрлары:

 - агу сиптергеч машиналарының техник торышы, төзеклеге;

 - сиптерү механизмнарының тигез итеп эшләве;

 - механизатор кадрларының әзерлеге (медицина тикшерелеп узувы, техник  куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүве хәм индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителүве).

    Конкурсның нәтиҗәләре буенча, призлы урыннар түбәндәге хуҗалыкларга бирелде:

     1 урын – ҖЧҖ «Тан» хуҗалыгына 55 балл;

     2 урын – ҖЧҖ «Игенче» хәм ҖЧҖ «Теләче Агро»ның Баландыш  бүлекчәсенә 50 балл.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International