10 май көнне үзәк китапханә залында “Ак калфак” оешмасының бик матур очрашуы булды.

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Әлеге очрашуга районбызның иң актив  хатын-кызлары җыелган иде. Бергәләп гаилә, бала тәрбиясе, буйдак егетләр, яшь гаиләләр турында сөйләштек без. Бергә киңәшеп, яшь әти-әнигә файдалы булырлык бер матур кичә уздыруны да планга керттек. Бик җылы, күңелгә рәхәт сөйләшү булды ул.  Биредә ишеткән һәр яңалык, эш алымнары - барыбызга да бик әһәмиятле һәм кирәкле булсын иде.  Максатыбыз бер: яшь гаиләләргә ярдәм итү, гореф-гадәтләрне кайтару, яшь әниләр мәктәбе, яучы почмагы булдыру. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International