10 майда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә «Сталинград сугышы геройлары» дип аталган батырлык дәресе үткәрелде. Әлеге чара «Безгә бер генә җиңү кирәк» дигән җыр белән башланып китте. Җәмгыять белеме укытучысы Хәсәнова А.М. югары сыйныф укучыларына Сталинград янындагы җиңүдән соң, Бөек Ватан сугышында гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышында да тамырдан борылыш башлануын, Совет-Германия фронтында инициативаның СССРга күчүен тарихи фактлар белән аңлатты.