ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2017 ел
чәршәмбе

 23 нче август көнне  Теләче  урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты  укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә  укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең милли белем һәм төбәкара бәйләнеш буенча методисты Х.М. Җиһангәрәева  чыгыш ясады. Хания Миннебаевна районыбызның татар теле укытучыларын үткән уку елы эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар белән таныштырды.  Район татар теле укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында  методик берләшмә җитәкчесе Р.Х. Зәйнуллина чыгыш ясады. Киңәшмәдә Теләче урта  мәктәбе татар теле һәм  әдәбияты укытучылары  Р.Г. Гарипова һәм  А.М. Гыйлфанова, Үзәк урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.М. Николаева һәм Олы Мишә урта мәктәбе укытучысы Ф.Җ. Мәннанова узләренең ирешелгән уңышлары, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре  белән уртаклаштылар.

Беренче көн тәртибе буенча Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова Зөлфия Шамил кызы 2016-2017 уку елының отчеты белән, Исмагилова Фәнзия Мәгъсүм кызы киләсе уку елының планы белән таныштырып үттеләр. Икенче көн тәртибендә методист Гараева Рушания Ринат кызы “Өстәмә белем бирү программаларын проектлаштыру” дигән темага чыгыш ясады. Алга таба өстәмә чыгыш ясаучылар: өстәмә белем бирү педагоглары Сахабиева Люция Заһитовна “Төрле катлаулылыктагы булган өч биеклек программалар”, Шаипова Раъно Исам кызы “Җитез куллар” түгәрәгендә төрле биеклектәге белем бирү”, Галимзянова Фәния Габделхак кызы “Өстәмә белем бирү программаларын проектлаштыруда  инклюзив белем бирү”.

Музей эшчәнлеге һәм экспонатлар белән  таныштылар. Кунакларыбыз истәлекләр китабына  үзләренең теләкләрен язып калдырдылар.

Россия флагы -  аның гербы һәм гимны белән беррәттән рәсми дәүләт символы булып тора. Биредә балаларга флагның тарихы, аның мәгънәсе һәм әһәмияте турында сөйләнде. Әлегедәй мәгълүмат көннәре үткәрү китап укучыларга илебез тарихы турында күбрәк белергә, аңа патриотларча, горурлык хисләре белән карарга ярдәм итә.

Балалар җәй буе үзләренең җәй, каникул турындагы тээсирләрен рәсемнәрендә чагылдырдылар: кемдер елга буенда ял иткәнен, кемдер урманга җиләк, гөмбә җыярга барганын, ә кемдер ромашка чәчәгенә кунган камканы сурәтләгән иде.

22 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә "Икмәк табынга килеп җиткәнче нинди юллар үтә" дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмәнең максаты: китап укучыларда туган якка мәхәббәт, ил байлыгы булган икмәккә сакчыл караш, күкрәк көче түгеп икмәк үстерүче  игенчегә хөрмәт тәрбияләү.

18 август көнне район мәдәният йортында зур тантана булды.Тантанада Бердәм дәүләт имтиханында югары балларга ирешкән чыгарылыш сыйныф укучылары, Республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар һәм аларның остаз укытучылары тәбрикләнде. Безнең Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Сөнгәтуллина А.М. , Шагабиева А.Р. һәм укытучысы Каримуллина Ә.Н. да бүләкләнделәр. Соңыннан беренче сыйныф укучыларына сумка һәм бүләкләр тапшырылды. Бу укучыларны чын күңелдән котлыйбыз, яңа уңышлар телибез!

 

Ветеринарные специалисты Тюлячинского районного государственного ветеринарного объединения, согласно графика,   продолжают вакцинирование домашних животных -  крупного рогатого скота, овец, лошадей , собак и кошек против бешенства.

    Так же продолжается дезинфекция помещений хозяйств и КФХ района.

Утырышны муниципаль район башлыгы Зарипов Илдус Фатыйхович алып барды. Утырышның көн тәртибендә 4 мәсьәлә каралды.

Барлык катнашучылар да спортның файдасы турында, тирә якның гүзәллеген күреп сокланып Тәмте авылы аша узып әйләнеп йөреп кайттылар. Яхшы һава торышы балаларның әйбәт кәефләренә йогынты ясамый калмый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International