ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Чарабызның максаты- балаларда туган илгә һәм Россия Армиясенә хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләү. Балалар бик шатланып әтиләренә һәм бабайларына өйрәнгән җырларын,биюләрен бүләк иттеләр, төрле спорт уеннарында көчләрен сынаштылар. Әтиләр һәм бабайлар да уеннарда бик теләп катнаштылар.

Анда Лаеш, Балык Бистәсе, Биектау, Питрәч, Теләче районнарыннан “Ел тәрбиячесе – 2018” смотр-конкурсының муниципаль турында  призлы урыннар алган мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләрдә эшләүче педагоглар көч сынаштылар. Анда безнең Теләченең беренче балалар бакчасыннан Хисамутдинова Л.Н.да катнашты. Педагоглар бәйге барышында үзләренең эш юнәлешләре буенча иҗади презентация ясадылар ,белем бирү эшчәнлеген күрсәттеләр.

Укучылар “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр”  командасына бүленеп китапханәче биргән сорауларга җавап бирделәр. Әлеге чараныӊ максаты  укучыларда туган телгә мәхәббәт, горурлык  хисләре тәрбияләү иде. Шулай ук укучылар китапханәдә «Тел-күӊел көзгесе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән дә таныша алдылар. Чара ахыры  “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Шушы уңайдан Күкчә авыл китапханәсендә “Туган телем - татар теле” - дип исемләнгән плакат эшләнде. Плакат буенча  шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллинның һәм атаклы хикәяче, романчы, драматург, публицист, журналист, милли сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның тормыш юлына, иҗатына библиографик обзор ясалды.

Клуб эшчәнлегенең төп мәгънәсе булып яшь буында балачактан алып үсеп җиткәнчегә кадәр китап укуга булган ихтыяҗны камилләштерү тора.

Моңа бәйле рәвештә һәм 21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан, «Смешарики» клубы әгъзалары өчен китапханәдә «Үз ана телем - иң матур тел» дигән интеллектуаль уен үткәрелде. Әлеге уен вакытында китапханә хезмәткәрләре танылган әсәрләрдән өзекләр укыдылар, ә балалар үз чиратында табышмакларга җавап биреп тыңлаучы ролендә чыгыш ясадылар. Шундый иркен һәм җиңел атмосферада кечкенә китап укучыларыбыз балалар язучылары һәм аларның әсәрләре белән таныштылар. Китапханәдә мондый дәресләр  һәрвакыт кызыклы һәм күңелле үтә, һәр укучыны актив танып - белү эшчәнлегенә этәрә.

Халыкара Туган тел көне- 21 февраль. 3нче номерлы балалар бакчасында бу көнне зурлар , мәктәпкәчә төркем тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре, балалар белән берлектә “Туган тел- иң якын тел” дип исемләнгән  матур бәйрәм үткәрделәр.

Бу бәйрәмдә Халыкара туган тел көнен үткәрү кайдан һәм кайчан  килеп чыкканлыгы турында мәгълүматлар, туган тел турында шигырләр һәм бөек шәхесләребезнең туган телгә карата әйтелгән тирән фикерләре зур урын алды. Тәрбиячеләр телебезнең гүзәллеге, бөеклеге, аның тарихи мирас булуы, үзебезнең Татарстан Республикабызда төрле милләтләр дус яшәүләре турында әйттеләр. Бәйрәмебезне Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамладык. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. 21 февраль көнне, Теләче җирлекара  китапханәсендә  татар теленең байлыгын, камиллеген күрсәтү максатыннан  "Тел – рухи дөнья көзгесе”   исемле китап күргәзмәсе төзелде.

Бу көнгә багышлап, Максабаш авыл китапханәсендә "И туган тел, и матур тел"- дип аталган  китап күргәзмәсе оештырылды. Телнең бөтен матурлыгын шигърият аша күреп була. Күргәзмәгә   Г.Тукай,  М.Җәлил, Ф.Яруллин, И.Юзиев  кебек язучыларның әсәрләре куелды.

2018 елның 20 февраль көнендә Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары К.А.Тазетдинова хезмәт коллективы белән очрашу үткәрде.

Кичәдә аның репертуарыннан җырлар җырланды, классташлары, авылдашлары аның турында булган хатирәләрен яңартып, тамашачыга җиткерделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International