ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

12 март көнне Республика акциясе кысаларында, Бөтендөнья кычкырып уку көненә бәйле «Я вновь открываю Льва Толстого» исеме белән бөек рус язучысы  Л.Н.Толстойның тууына 190 ел булу уңаеннан Күкчә авыл китапханәчесе Балыклы авылы мәктәбендә укучыларга кычкырып уку оештырды.

Китапханәдә бу көн уңаеннан "Лев Николаевич Толстой (1828 - 1910) - человек, мыслитель, писатель" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмә китапханә укучыларын Л.Н.Толстойның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрелән "Лев Толстойның тормышы һәм иҗаты" дип исемләнгән  мәгълүмат сәгате яшь китап укучыларны язучының тормыш еллары белән таныштырды. Язучының биографиясе дә сөйләнде, Л.Н.Толстойның "Лев и мышь", "Стрекоза и муравьи", "Два товарища", "Царь и сокол", "Три медведя", «Как дядя Семен рассказывал про то, что с ним в лесу было", "Сказка об Иване - дураке и его двух братьях", "Два брата", "Работник Емельян и пустой барабан" һәм башка мәсәлләре һәм әкиятләре кычкырып укылды. Әлеге әсәрләр укылып кына калмады, әдәбияткә күзәтү дә үткәрелде. 

Шул уңайдан Теләче үзәк  китапханәсендә, “Сайлаучылар өчен мәгълүмати” стенд һәм “Наше право-через выборы влиять на будущее России”  дип исемләнгән күргәзмә куелды.  Күргәзмә 2018 елның 18 мартына кадәр эшлиячәк.

Әлеге ярышта Иске Җөри урта  мәктәбеннән Сәлимов Булат һәм Саубанова Рамилә катнашты. Сәлимов Булат 15 кмлы дистанциядә беренче  спорт разряд нормасын үтәде, ә Саубанова Рамилә 10 кмлы дистанциядә икенче спорт разряд нормасын утәде.

Барлыгы 20 районнан 300 спортсмен катнашты.Безнең районнан өстәмә белем бирү педагоглары Алмаз Фоат улы Җәббаров, Рәмис Рафис улы Галимҗанов, Әсхәт Тимершаех улы Нәҗметдинов, Рәсип Рәшит улы Гатиятов түгәрәкләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

Агымдагы елның 9 март көнне  район администрациясе, җирлек башлыклары хәм хуҗалык җитәкчеләре катнашында узган җыелышта,  Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар хәм башка төр техниканың  торышына күзәтчелек  идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Х.Х.Назиров  «2017 елда бүлекнең эш нәтиҗәләре турында» чыгыш ясады.

Әлеге фестиваль кысаларында 9 март көнне Айдар авылы мәдәният йортында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Әниләр һәм бәбиләр" спектакле тәкъдим ителде. Тамашачы  яратып кабул иткән әлеге спектакльдә Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова Алтынчәч ролен башкарды.

11  нче   март көнне  “ Батыр” спорткомплексында Теләче урта мәктәбе   командасы Теләче муниципаль  районы оешмалары, предприятиеләре арасында узган Кышкы спартакиада   ярышларында бик актив  катнашты. Ярышларда уңышлы чыгыш ясап,  Теләче урта мәктәбе  командасы  беренче урынны яулады. Котлыйбыз!

Күргәзмәгә татар язучыларының  әниләргә багышланган әсәрләре һәм журналлар куелды. Китапханәгә  килгән һәр китап укучы әлеге күргәзмә белән таныша алды.

Ил тормышындагы  мөһим вакыйга уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә “Киләчәгеңне сайла!” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Күргәзмә 2018 елның 18 мартына кадәр яңа материаллар белән тулыландырылып торылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International