Әлеге айлык кысаларында 10 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга карата “Халык улы – халык шагыйре” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел булырга өнди.
Ул аларга яңа китаплар, газета –журналлар алып бара. Укучыларыбыз күбрәк тормышчан, әдәби китапларны яратып укыйлар. Әлеге очрашудан алар бик канәгать булып калалар.
Бу күргәзмәдә аеруча 2нче сйныф укучылары актив катнашты. Балалар яз килүнең матурлыгын үз рәсемнәрендә яктырттылар. Җитәкчеләре Сахабутдинова Гөлназ.
11 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә “Пожар булган очракта һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында мәктәп коллективын эвакуацияләүне оештыру” дигән темага өйрәнү эвакуациясе үткәрелде. Укучылар һәм укытучылар алдында, пожар вакытында үз – үзеңне тоту, дөрес эвакуация ясауны аңлатып, Теләче муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча әйдәп баручы консультант О.Б. Хомченко чыгыш ясады. Мәктәп директоры Р.Р. Назипов балаларны гадәттән тыш хәлләр вакытында , пожар булган очракта эвакуация ясарга өйрәтүне системалы рәвештә дәвам итәргә кирәклеген искәртте.
Бу бәйгенең танатаналы ачылышында Теләче сәнгать мәктәбенең “Карамельки”(җитәкчеләре Зиннатуллина Р, Трофимова Л), “Мисолька”(җитәкчеләре Биктимирова Р) “Гамонистлар ансамбле”(Җитәкчеләре Сафиуллин И) иҗат коллективлары чыгыш ясады. Алар үзләренең чыгышлары белән милли көрәштә катнашучыларның килгән кунакларның бәйрәм рухын күтәреп җибәрделәр.
Китапханә мөдире Закирова Л.М. балалар бакчасына үзе килде һәм балаларны яңа китаплар белән таныштырды, юбиляр китапларга күзәтү ясады. Балалар белән уеннар уйнадылар, табышмакларга җаваплар таптылар,рәсемнәр ясадылар.
Бүген Олы Мәтәскә балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча пландагы тикшерү булды. Олы Мәтәскә балалар бакчасы территориясенең, бинаның янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүе тикшерелде. Беренчел янгын сүндерү җиһазларының төзеклеге һәм дөрес урнаштырылуына игътибар ителде. Бакчага йөрүче балалар һәм хезмәткәрләр белән янгын куркынычын булдырмау турында инструктаж үткәрелде, сораулар бирелде.
Балаларда китапка кызыксыну уяту; китапка дөрес караш формалаштыру, аны дөрес саклау кагыйдәләренә өйрәтү; балаларда шәфкатьлелек хисләре, әхлаклылык тәрбияләү максатыннан, Халыкара балалар китабы атналыгы кысаларында Ямбулат авылы китапханәсендә "Кадерлә син, ярат китапны!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм әдәп дәресе үткәрелде.
Балалар, китапларны кадерләп, саклап тотыйк, аларга хөрмәт белән карыйк. Хәзер нинди генә техника, компьютерлар уйлап табылмасын, китап кешенең гөмер юлдашы, дусты, киңәшчесе булып калачак.
Акция кысаларында, китап күргәзмәмсе оештырылды һәм балалар язучысының иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрелде.