1 июнь – бөтен дөнья балалар көне

2013 елның 3 июне, дүшәмбе

Балаларның шатланганын

Ишетсен Җир, тыңласын Җир!

Балаларның көлүеннән

Берчакта да тынмасын Җир!

 

1 июньдә – бөтен дөньяда балалар көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне җир шарының төрле почмакларында яшәүче балалар өчен бәйрәм тамашалары үткәрелә. 1 июнь авыру һәм ятим балаларның сугыш афәтен кичергән сабыйларның язмышын кайгырту көне булып та исәпләнелә.

Теләчебезнең үзәк ял паркында да районыбызда яшәүче балалар өчен бәйрәм шимбә көнне үткәрелде. Җәйнең беренче, искиткеч җылы көнендә, әйтерсең лә  төрле-төрле, матур күбәләкләр белән тулган тирә-юнь. Сабыйлар шулкадәр күп, аларның аллы-гөлле киемнәреннән күзләр камаша. Һәркайсының күңеле шат, йөзләрендә көләч елмаю. Самими балачакның хатирәләре аларның күңелләрендә бары матур истәлекләр, күңелле вакыйгалар белән генә уелып калсын иде.

Иң элек бәйрәмне район башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләр буенча урынбасары Марсель Әсәдуллин башлап җибәрде. Ул сабыйларга бәхетле балачак, матур киләчәк, әти-әниләргә балаларының игелеген күреп, бәхетле гаиләләр булып яшәүләрен теләде.

Аннан соң мәйдан балалар сәнгать мәктәбендә укучыларга тапшырылды. Алар бәйрәмдә катнашучыларга җыр-биюләрен бүләк итте.

Балалар яратып ашый торган баллы “ мамык”, поп-корн дисеңме, төрледән-төрле тәм-том, уенчыклар, барысы да балалар өчен иде. Шулай ук балалар өчен бушлай батутта сикерү, уенчык зур  машиналарда йөрү, уенчыклар кисү, асфальтка акбур белән рәсем ясау һәм башка бик күп спорт чаралары оештырылды. Һәр бала уеннарда актив катнашып бүләкләр отты.

Шулай ук биредә халыкара балаларны яклау көненә багышлап шәхси эшмәкәр Линар Шәйхетдинов белән берлектә “Теләче” радиосы хезмәткәрләре рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр, аларга “Елмай” кибете хуҗасы кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Нәтиҗәләргә килгәндә, 1 урынга Иске Җөридән – Зөһрә Гәрәева лаек булды, аңа иң зур бүләк “Ривьера” Аква-Паркына 3 билет тапшырылды. 2 урынны Теләче авылыннан Камиль Закиров алды, аңа самокат бүләк ителде. Ә 3 урынны Теләчедән Ландыш Җиһаншина һәм Айсылу Гайнетдинова бүлеште, кызлар зур йомшак аю белән бүләкләнде. Массакүләм мәгълүмат чараларында төрле конкурс-бәйгеләр еш уздырылып килә. Ләкин катнашучылар саны аз булу бераз борчуга сала. Алга таба бәйгеләрдә актив катнашуыгызны сорыйбыз хөрмәтле райондашлар!

Мөгаен, балалар өчен  бәйрәмнең  иң күңелле мизгелләре, бушка туңдырма өләшү булгандыр. “Узган ел белән чагыштырганда, быел туңдырманы 100 гә арттырып 600 итеп алдык, һәр балага җиткәндер дип өметләнәсе килә”– ди “Олимп” яшьләр үзәге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов.

1 июньнән көтеп алынган каникуллар да башланды. Балаларыбыз лагерьларда сәламәтлекләрен ныгытырлар, җәйләрен күңелле һәм кызыклы итеп уздырсыннар иде. Балалар безнең  яшәвебезнең максаты, тормышыбызның киләчәге! Аларны яклыйк, саклыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International