9нчы март көнне Баландыш мәдәният йортында, авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин
җитәкчелегендә, Татарстан республикасының “Наз” хәйрия фонды белән берлектә,
“Хатын-кыз – милләтнең җаны” дип исемләнгән очрашу кичәсе оештырылды. Әлеге
чара үзләренең тормыш юлларын авыр хезмәткә, авылыбызга багышлаган, язмышның
төрле сынауларын кичергән гүзәл затларыбызны зурлау һәм хөрмәт күрсәтү
максатыннан үткәрелде. Бәйрәмдә районыбыз башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы, Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Фатхуллин
Айрат Гилван улы да катнаштылар. “Наз”
хәйрия фонды җитәкчесе Сайфутдинова Нурания
Фердобаевна гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды☺️