Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем бирү

2022 елның 11 марты, җомга

Балалар бакчасында тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы булдыру бик күңелле шөгыль булып тора, бигрәк тә кышын һәм язын. Бу вакытта табигатьнең әле генә өлгергән бүләкләрен ашап карыйсы гына түгел, яшеллекләрнең төсен күрәсе килә. Синең үзеңнең тәрәзәң төбендә, беренче язгы яшеллекнең үсүеннән дә күңеллерәк бернәрсә дә юктыр мөгаен. Болар: суган,  укроп һәм хәтта салат яфрагы да булырга мөмкин. Тәрәзә төбендәге яшелчә бакчасы – табигатьнең төсләренә, җылысына карата булган сезонлы ямансулыкны бетерүнең иң әйбәт бер ысулы да ул. Бүлмә шартларында үсемлекләрне ничек карап үстерергә, үсемлекләр үссен өчен яктылыкның, җылылыкның, туфракның дымлылыгының кирәк булуы турында балаларның күзаллауларын киңәйтү, танып белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International