Татарстан Республикасы җыелма командасы составында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында бадминтон буенча Россия Беренчелегендә катнашты

2022 елның 11 марты, җомга

2022 елның 5-10 март көннәрендә Түбән Новгород өлкәсендә Теләче муниципаль районы балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәге укучысы, Баландыш төп мәктәбе укучысы Тимербаев Раил (тренеры өстәмә белем бирү педагогы Җаббаров Алмаз Фоат улы) Татарстан Республикасы җыелма командасы составында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында бадминтон буенча Россия Беренчелегендә катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча ялгыз разрядта Раил 1 урынны, парлы разрядта 1 урынны, катнаш разрядта 1 урынны яулады һәм Татарстан Республикасы командасына иң күп очко китерде. Команда зачетында Татарстан 3 нче урынны алды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International