6 март көнне Әбде авыл китапханәсе, мәдәният йорты һәм авыл советы хезмәткәрләре белән берлектә бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәм кунакларын күңелле уеннар, дәртле биюләр көтте. «Задоринка» ансамбле башкаруында яңгыравыклы, дәртле халык җырлары кәефне күтәрде. Катнашучылар күңелле әйлән-бәйлән, бозда шуу, аркан тарту, балык тоту һәм башка уеннарда катнашты. Чара ахырында карачкы яндырылды һәм барысы да пылау, тәмле коймак, бал һәм кайнар чәй белән сыйладылар.