Орёл шәһәрендә армрестлинг буенча Россия беренчелеге булып узды.

2022 елның 11 марты, җомга

1-6 март көннәрендә Орёл шәһәрендә армрестлинг буенча Россия беренчелеге  булып узды.

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә Теләче урта мәктәбеннән Ситдикова Эльвина, Үзәк урта мәктәбеннән Хузина Рания, Теләчедән Шәйхетдинова Резеда, Аланнан Хабирова Гульфина чыгыш ясады.

Ярышлар нәтиҗәсендә:

Ситдикова Эльвина-14 урында

Хузина Рания-12 урында

Шәйхетдинова Резеда 7 урында

Хабирова Гульфина-4 урында.

Барлыгы 44 регион катнашкан әлеге ярышларда Татарстан Республикасы командасы  2 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International