Олы Мәтәскә авылында Карга боткасы бәйрәмен үткәрү традицияга әйләнеп бара. Менә бүген дә, 1 апрель көнне, мәдәният йорты каршында кошларның җылы яктан кайтуы билгеләп үтелде. Көн матур булганлыктан бәйрәмгә килүчеләр дә күп булды. Алар белән “Түгәрәк”, “Түбәтәй”, “Кабыргалы-камчылы” уеннары уйналды. Балалар кошларга багышланган шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр, табышмаклар һәм сынамышлар әйтештеләр. Мәдәният хезмәткәрләре аларга кошларга кагылышлы кызыклы сораулар бирде. Бәйрәмгә килүчеләр барысы да (олысы да, кечесе дә) казанда пешекән ботка белән сыйландылар. “Карга боткасы” бәйрәме бик күңелле узды.