"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл"

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

8 апрель көнне Лесной авыл клубында "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән чара үткәрелде. Әлеге чара сәламәт туклану рационына багышланды. Кызлар үзләре җиләк-җимеш салаты, йогырт, яшелчә салаты әзерләделәр. Аида Шишкина микродулкынлы мичтә кекс әзерләү рецепты белән уртаклашты. Шулай ук сәламәтлек өчен файдалы витаминнар турында да сөйләштеләр. Ашамлыкларны дегустацияләү чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International