Шул уңайдан без балалар белән рәсем конкурсы игълан иттек. Космонавтика көненә һәм беренче очучы-космонавт, Советлар Союзы Герое Юрий Алексеевич Гагаринга багышланган рәсем конкурсы «Ерак дөньяларга ракеталар оча» дип аталды. Юрий Алексеевич – 1961 елның 12 апрелендә космик киңлеккә очкан тарихта беренче кеше. Конкурста башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Һәр бала үзенең фантазиясен эшкә җигеп рәсем ясап килде. Бу безнең ел саен үткәрелеп килә торган чарабыз. Балалар бәйрәмне конкурсларны көтеп алалар һәм бик теләп катнашалар.