1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавт Юрий Алексеевич Гагарин. Аның исеме бик тиз бөтен дөньяга таралды. Гагарин космос герое була алды. Ә аның бу хыялы бала вакытында ук туа. Аның эзе Җирдә дә, галәмдә дә мәңгегә калды. Баландыш төп мәктәбе укучылары да бүген Космонавтика көнен билгеләп үттеләр.