Яз җитүгә, бар табигать уяна. Шул исәптән, безнең канатлы дусларыбыз да җылы яклардан туган якларына кайта башлыйлар. Кошларны сөендереп, Баландыш төп мәктәбе укучылары "Кошларга оя ясыйк" конкурс-акциясендә актив катнаштылар. Укучылар барлыгы 23 сыерчык оясы ясап алып килде.