12 апрель космонавтлар көне

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

12 апрельдә Россиядә һәм бөтен дөньяда - Космонавтика көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм - илебез тормышында мөһим вакыйга  һәм бу хакта балалар белергә тиеш. Укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү, логик фикерләүләрен, хәтер һәм дикъкатьлекләрен үстерү, космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан Максабаш башлангыч мәктәбендә әңгәмә үткәрелде. Балалар  кояш системасы, планетада яшәү өчен шартлар турында,  җир иярчене - Ай турында белделәр. Шулай ук балалар белән йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясы сурәтләнгән рәсемнәрне һәм Юрий Гагаринның фотосурәтен карадык, табышмакларга җаваплар таптык. . Ә аннары үз тәэсирләрен балалар рәсемнәрендә күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International