9 апрель көнне Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре “Әкият сөйлим тыңлагыз!” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичә барышында балалар Габдулла Тукайның тормышын, әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Укучыларның бөек шагыйрьнең иҗаты буенча ясаган рәсемнәренә күзәтү ясалды.