Ел саен, 12 апрель көнне, бөтен дөнья Космонавтика көнен билгеләп үтә.

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы да бъген балаларны  «Гаҗәеп космос дөньясы» дип исемләнгән космик сәяхәткә чакырды.
Балалар космодром, космос, иярчен, экипаж төшенчәләре турында белделәр һәм космонавт нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап таптылар.
 Презентация барышында нәниләр «космик» табышмакларга җавап бирделәр, тылсымлы предметларда оча торган әкият геройларын искә төшерделәр, кәгазь самолетлар ясап, аларны очыртып  уйнадылар.
 "Бала" студиясе җибәргән "Йолдызлар кайда яши" диеп аталган фильмда  Ю.А. Гагарин һәм башка космонавтларның очышка ничек әзерләнүләре, очышка әзерлек буенча тәҗрибәләрнең ничек үткәрелүе, кешегә кадәр нинди хайваннарның космоска җибәрелүе турында сөйләнелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International