Бөтендөнья авиациясе һәм космонавтика көне алдыннан, 10 апрельдә, Шармыш авылы китапханәсендә укучылар "Космонавт булырга теләсәгез, күп нәрсәне белергә кирәк!" дигән исем астында космонавтика тарихына экскурсия ясадылар. Катнашучылар космос өйрәнү тарихын тәкъдим иткән видеоролик карады. Китапханәче балаларны Җирнең беренче иярчене турында сөйләгән китаплар, Лайка, Белка һәм Стрелка белән таныштырды. Экскурсия "Сораулар һәм җаваплар" конкурсы белән дәвам итте. Катнашучылар космонавтикага бәйле викторина сорауларына җавап бирде, очыш ясау буенча мастер класста катнашты. Әлеге очрашу укучыларның белемнәрен тирәнәйтте, һәркемдә уңай хисләр калдырды.