Чигүне татар кызлары аеруча яраткан. Кулъяулык, сөлге, мендәр тышларын чиккәннәр. Егетләргә чиккән кулъяулык бирү иң зур бүләкләрдән саналган. Мондый кул эшләре күбрәк аулак өйләрдә башкарылган. Киләсе буынны халкыбызның гореф-гадәтләре, милли бизәкләре белән таныштыру максатыннан 8 апрель көнне Олы Нырсы мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар белән “Халкымның күңел бизәкләре” дип исемләгән әңгәмә үткәрделәр.