"Хәрәкәттә, диләр, бәрәкәт бар - гел йөгерек булсын йөрәкләр!”

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

7 апрель көнне Алан авыл китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган  "Хәрәкәттә, диләр, бәрәкәт бар - гел йөгерек булсын йөрәкләр!” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвешенең төп нигезләрен, дөрес туклану законнарын, организмны чистарту кагыйдәләрен, төрле авырулар вакытында организмны дәвалау һәм сәламәт яшәү рәвеше күнегүләрен формалаштыру ысулларын чагылдырган әдәбият тәкъдим ителде.  Китап укучыларга шушы темаларны тирәнрәк ачып бирергә ярдәм итүче буклетлар һәм искәртмәләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International