Кулына каләм алган һәр иҗатчы балаларга атап шигырь язмый калмагандыр. Алар һәркайсы балалар күңелен үзенчә яуларга тырыша. Шулар арасында балалар дөньясын үз нарасыйлары күзлегеннән күрергә тырышкан балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова да бар. Айдар авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә «Й.Шәрапованың 60 яшьлек юбилеена багышлап “Йолдыз исемле шигъри йолдызлык” дип исемләнгән шигырьләр кычкырып уку сәгате үткәрде. Йолдыз Шәрәпова - әдәбиятын тулысынча балалар шигьриятенә багышлаган каләм иясе. Аның геройлары — дөньяның матурлыгын күрә белүче, тапкыр, шаян малайлар һәм кызлар. Китапханәче балаларга шагыйрә, аның балалар өчен язылган искиткеч шигырьләре турында сөйләде, китапханәдән алып укырга мөмкин булган китапларын тәкъдим итте. Укучылар аның шигырьләрен яратып тыңладылар һәм үзләре дә кычкырып рольләргә бүлеп укыдылар. Шагыйрәнең иҗатына багышланган «Йолдыздан сибелгән энҗеләр” китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. Йолдыз Шәрәпова шигырьләре аша балаларны тәрбияли, сабыйлар күңеленә әхлаклылык, битараф булмау, шәфкатьлелек орлыклары сала.