Ел саен, 12 апрель көнне, бөтен дөнья Космонавтика көнен билгеләп үтә.

2022 елның 15 апреле, җомга

Теләче балалар китапханәсе дә бу көнне мәктәпкәчә яшьтәге балаларны («Шаркылдыклар» клубы әгъзаларын) «Гаҗәеп космос дөньясы» дип исемләнгән космик сәяхәткә чакырды.

Балалар космодром, космос, иярчен, экипаж төшенчәләре турында белделәр һәм: космонавт нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап таптылар.

Презентация барышында нәниләр «космик» табышмакларга җавап бирделәр, тылсымлы предметларда оча торган әкият геройларын искә төшерделәр, «Оча – очмый» уенын уйнадылар.

Китапханәче балаларга Ю.А. Гагарин һәм башка космонавтларның очышка ничек әзерләнүләре, очышка әзерлек буенча тәҗрибәләрнең ничек үткәрелүе, кешегә кадәр нинди хайваннарның космоска җибәрелүе турында сөйләде. Соңыннан планеталар турында мультфильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International