Министр гражданнарны шәхсән кабул итте.

2022 елның 15 апреле, җомга

13 апрель көнне Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова эш визиты белән Теләче районында булды. Министр гражданнарны шәхсән кабул итте. Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д. С. Гиниятуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Ф. М. Галимова һәм «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры А. И. Хәйруллина катнаштылар. Кабул итүгә гражданнар социаль хезмәт күрсәтү һәм гражданнарг социаль ярдәм чаралары буенча проблемалы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Барлык яңгыраган сораулар буенча да тулы җаваплар алынды. Киңәшмә барышында шулай ук тармакның төп бурычлары турында сүз барды һәм алга таба уңышлы эшләү өчен максатлар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International