12 апрель _ кешелек яңа, космик чорга кергән көн, безнең бөек илебез горурланыр өчен сәбәп. Бүген безнең Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең мәктәпкәчә яштәгеләр төркемендә космик бәйрәмгә карата танып -белү сәгате үтте. Аның максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларны космос белән таныштыру, балаларның космос планеталары турында күзаллауларын киңәйтү һәм безнең илнең беренче космонавты Юрий Гагарин белән таныштыру иде.